20 февраль 2025 яңалыклары
-
«Алтынчәч» балалар бакчасы «Йолдызлык-2025» фестиваленең Гран-при иясе!
XXV «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең Актаныш районы муниципаль этабының Гран-при иясе булып «Алтынчәч» балалар бакчасы танылды.
-
«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә Актаныш балалар бакчаларыннан 405 бала катнашты (фоторепортаж)
Быелгы XXV «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы Ватанны саклаучылар елына багышланды. Актанышның данлыклы Әлфия Авзалова исемендәге данлыклы мәдәният сарае сәхнәсендә бүген иң кечкенә гражданнарыбыз- балалар бакчасы нәниләре патриотик рухтагы чыгышлары белән таң кадырды. Кечкенә артистларыбыз җыр, бию, нәфис сүздә осталыкларын күрсәтте.
-
Сак булыгыз- Бүген 20:00 сәгатьтән соң бик каты суытачак
Бүген, 20 февральдә 20:00 сәгатьтән 21 февральнең 10:00 сәгатенә кадәр бик каты суыта. Аязганда һава температурасы -26 градуска кадәр төшә. Аерым районнарда һәм Казан шәһәрендә томан.
-
ТР Атказанган агрономы Фаис Фазуллин истәлегенә узачак шахмат һәм шашка турнирына чакырабыз
Актаныш районы Олыимән авылында күп еллар җитәкче булып эшләгән Татарстан Республикасының атказанган агрономы Фазуллин Фаис Зәкәрия улы истәлегенә шахмат һәм шашка турниры узачак.
-
ВСУ Русия чигендә гаскәрләр туплый
Алар Курск һәм Брянск өлкәләренә бәреп керергә мөмкин, дип язалар хәрби корреспондентлар.
-
Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Йолдызлык» талантлары барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Актаныш районы балалар бакчалары әтиләргә, районыбызның барлык ир-егетләренә зур бүләк әзерләде. Талантлы балаларыбыз бүген, 20 февральдә «Йолдызлык» эстрада фестиваленең муниципаль турында чыгыш ясый.
-
Махсус хәрби операциягә гуманитар йөк илтүче Руслан Ханов якташ сугышчылардан кайнар сәлам җиткерә
Актанышлылар 16 февральдә махсус хәрби операциягә унҗиденче гуманитар йөк илтергә юлга кузгалды. Инде дистәдән артык шушы озын-катмарлы юлларны кичкән алыштыргысыз озатучыбыз Руслан Ханов һәр якташ сугышчыбызга райондашлар җибәргән кайнар сәламнәр белән күчтәнәчләрне тапшыра.
-
Татарстан күгендә Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр
Татарстан Республикасы территориясендә төнлә Һава көчләренә каршы оборона Украина пилотсыз очкычын бәреп төшерде, дип хәбәр итә Россия Оборона министрлыгы.
-
Получайте кешбэки по Карте жителя РТ и Ак Барс Карте
До 31 марта 2025 года держатели Карты жителя РТ с подключенной Коробкой* банка могут воспользоваться акцией «Управляй выгодой» и получать кешбэк до 1000 рублей в месяц при оплате проезда в общественном транспорте и коммунальных услуг.
-
Бер хатынны эт талап үтергән
Сахалиндагы Ожидаево авылында яшәүче 43 яшьлек хатынны эт талап үтергән. Ожидаевода моңарчы 2 хатын-кыз яшәгән, хәзер берәү генә калган инде. 43 яшьлек хатынны күршесенең эте талаган. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитеты хәбәр итә.
-
Туры эфирда агроном сүзе: Үзенчәлекле һава шартларында ничек мул уңыш алырга?
Соңгы елларда климатның үзгәрүе һәм язгы һава шартларының көтелмәгән борылыш алуы Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен җитди сынаулар алдында калдырды. Әмма, кыенлыкларга карамастан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык рейтингында 23 нче урыннан 8 нче урынга күтәрелеп, районыбыз искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. «Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең» Актаныш филиалы җитәкчесе, район авыл хуҗалыгы идарәсенең җир эшләре буенча консультанты Әфка Сәрвәров белән көзге культураларны исән-сау кышлату, чәчүлекләрне авырулардан саклау һәм басу мәйданнарын дөрес эшкәртү аша бакча һәм кыр культураларыннан мул уңыш алу турында әңгәмә кордык.
-
Актаныш егетләре район хәрби комиссары кубогына «Чакырылыш алды» ярышларында катнаша
Бүген «Батыр» спорткомплексында Актаныш районы хәрби комиссары кубогына «Чакырылыш алды» ярышлары уза. Хәрби-патриотик бәйге ике көнгә исәпләнгән. Беренче көнне район мәктәпләренең 9 сыйныф егетләре, иртәгә, 21 февральдә 10, 11 сыйныф һәм технология техникумының 1, 2 курсында укучылар көчләрен сынаячак.
-
Минем әти шәп кеше: «Каенкай» бакчасында бәйрәм кичәсе узды
«Каенкай» балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Лилия Закирҗанова Ватанны саклаучылар елына старт биреп, әтиләр өчен «Минем әтием шәп кеше!» исемле бәйрәм кичәсе оештырды.