Сак булыгыз- Бүген 20:00 сәгатьтән соң бик каты суытачак
Бүген, 20 февральдә 20:00 сәгатьтән 21 февральнең 10:00 сәгатенә кадәр бик каты суыта. Аязганда һава температурасы -26 градуска кадәр төшә. Аерым районнарда һәм Казан шәһәрендә томан.
Салкын һава торышында кешеләр иминлеге техноген һәм табигать факторлары тискәре йогынты ясый.
- Техноген янгыннар, көнкүреш газы шартлау куркынычы,
- кешеләрнең угар газы белән агулануы,
- ТКХ объектларында аварияләр, электр, су һәм газ белән тәэмин итүдә өзеклекләр,
- Электр белән тәэмин итү системаларында авария куркынычы,
- Халык арасында туңу, өшү очраклары;
- Авиация транспортындагы вакыйгаларга бәйле куркыныч хәлләр,
- республика автомобиль юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләре булу куркынычы,
- кешеләрнең һәм техниканың сулыклардагы боз астына төшеп китүе белән бәйле һәлакәтләр булырга мөмкин.
Шуңа күрә бу көннәрдә аеруча сак булу сорала, гаиләдәгеләргә, хезмәттәшләргә, күршеләргә карата игътибарлылык таләп ителә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев