Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Туры эфирда агроном сүзе: Үзенчәлекле һава шартларында ничек мул уңыш алырга?

Соңгы елларда климатның үзгәрүе һәм язгы һава шартларының көтелмәгән борылыш алуы Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен җитди сынаулар алдында калдырды. Әмма, кыенлыкларга карамастан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык рейтингында 23 нче урыннан 8 нче урынга күтәрелеп, районыбыз искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. «Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең» Актаныш филиалы җитәкчесе, район авыл хуҗалыгы идарәсенең җир эшләре буенча консультанты Әфка Сәрвәров белән көзге культураларны исән-сау кышлату, чәчүлекләрне авырулардан саклау һәм басу мәйданнарын дөрес эшкәртү аша бакча һәм кыр культураларыннан мул уңыш алу турында әңгәмә кордык.

«Актаныш-информ» студиясендә Әфка Әбелгас улы районның зур уңыш алу мөмкинлекләре һәм авыл хуҗалыгы тармагында тотрыклы үсешкә ирешү буенча күрелә торган чаралар турында җентекләп сөйләде.

  • Туфрак эшкәртүгә заманча технологияләр кертү;
  • чәчүлекләрне авырулардан һәм корткычлардан вакытында саклау;
  • сыйфатлы орлык материалы куллану;
  • көзге культураларның торышын мониторинглау һәм аларны кышка әзерләү- болар һәм башка кызыклы мәгълүматлар тулы интервьюны турыдан-туры трансляцияләдә барган видеоязмабызда карый аласыз. 

Туры эфир әңгәмәсе ВКонтакте социаль челтәрендә 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев