Актаныш егетләре район хәрби комиссары кубогына «Чакырылыш алды» ярышларында катнаша
Бүген «Батыр» спорткомплексында Актаныш районы хәрби комиссары кубогына «Чакырылыш алды» ярышлары уза. Хәрби-патриотик бәйге ике көнгә исәпләнгән. Беренче көнне район мәктәпләренең 9 сыйныф егетләре, иртәгә, 21 февральдә 10, 11 сыйныф һәм технология техникумының 1, 2 курсында укучылар көчләрен сынаячак.
Актаныш районы хәрби комиссары кубогына "Чакырылыш алды" ярышларында мәктәпләрнең 9 сыйныфында укучы 139 егет катнаша. 3 төрдә- урыннан ераклыкка сикерү, турникта тартылу һәм автомат сүтеп җыюда иң көчлеләр ачыклана.
Әлеге бәйгене тантаналы ачуда киләчәктә илебез сагында торачак егетләрне котларга район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова килде.
- Хөрмәтле егетләр, ир-егетләр, укытучылар! Сезне Ватанны саклаучылар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Ныклы рухлы, физик яктан сау-сәламәт, көчле егетләребез булып үсеп җитегез. Бүгенге ярышларның эчтәлеге сезнең киләчәк язмышыгызга уңай тәэсир итәр дигән ышанычта калабыз. Сәләтегезне, талантыгызны күрсәтергә, Россия хәрби кораллы көчләрендә хезмәт итәрлек шәхесләр булып җитлегерсез, безнең тынычлыгыбызны сакларсыз дигән ышанычта калабыз, -диде Дилбәр Миркасыйм кызы.
Булачак солдатларны район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова да котлап изге теләкләрен җиткерделәр.
Ярышларнда тәҗрибәле остазлар, укытучылар хөкемдарлык итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев