Актаныш

Актаныш районы

16+
Ишеттегезме әле?

ВСУ Русия чигендә гаскәрләр туплый

Алар Курск һәм Брянск өлкәләренә бәреп керергә мөмкин, дип язалар хәрби корреспондентлар.

Украина Кораллы көчләре (ВСУ) Курск һәм Брянск өлкәләренә бәреп керү омтылышын әзерли.

ВСУның РФ эченә үтеп керергә мөмкин булган чираттагы омтылышы турында Украина разведкасының активлашуы һәм Сумы өлкәсендә дошман резервлары туплануы дәлилли, дип хәбәр итте хәрби корреспондент  Семен Пегов. Шундый ук мәгълүматлар Курск өлкәсеннән  дә килә.

SHOT  Telegram-каналы Украина гаскәрләренең хәрәкәт итүе кайбер торак пунктларда, шул исәптән Палиевка һәм Гремячка авыллары янында, теркәлүен язып чыкты. Һөҗүмгә ким дигәндә ун ВСУ бригадасын җәлеп итәргә мөмкиннәр.

ВСУ Брянск өлкәсенә бәреп керер өчен плацдарм әзерли

Моннан тыш, Украина Кораллы көчләренең Брянск өлкәсенә бәреп керү мөмкинлеге карала – һөҗүм омтылышын булдырмау өчен хәрбиләр әзерлек алып бара һәм территорияне саклау өчен тиешле чаралар күрә. Шулай итеп, төбәк чикләрендә 158нче аерым пехота бригадасы, 32нче һәм 162нче аерым механикалаштырылган бригадалар, шулай ук Украина армиясенең территориаль оборона бүлекчәләре тупланган.

Билгеләп үтелгәнчә, ВСУ өлешләре Троебортное таможня посты районында тупланган һәм аңа FPV-дроннар белән актив һөҗүм итәләр.

“Военная хроника” Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, Украина планнары янәсе Киевның Русия һәм АКШ сөйләшүләренең повесткасын эләктереп алырга ниятләве белән аңлатыла. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, өлкә чигеннән 50 чакрым ераклыкта техника һәм берничә мең хәрби хезмәткәрне күргәннәр. Һөҗүм өчен, фаразланганча, биш меңнән артык сугышчы, 200 берәмлектән артык техника, шул исәптән немец Leopard танклары һәм Америка Abrams танклары җәлеп ителергә мөмкин.

Русия Украина белән чикне  Курск өлкәсендә кисеп чыкты

19 февральдә Русия лидеры Владимир Путин хәбәр итүенчә, Русия Кораллы көчләре сугышчылары Украина белән чикне Курск өлкәсендә узган.

“Миңа бер сәгать элек җиткерелгән иң соңгы мәгълүмат – бүген төнлә 810нчы бригада сугышчылары РФ һәм Украина чиген үтеп, дошман территориясенә чыктылар", – диде президент.

Хәрби блогер Юрий Подоляка Курск өлкәсеннән Украинага һөҗүм итеп, Русия штурм өчен уңайсыз булган дошман позициясен урап уза, дип язды. Бу һөҗүм Русия гаскәрләренә ВСУның Суджа группировкасын чолгап алуны һәм тар-мар итүне тизләтәчәк. "Ягъни әлегә бу, әлбәттә, зур көчләр белән Сумы өлкәсенә тулысынча керү түгел. Әмма Курск өлкәсе территориясен азат иткәннән соң, монда хәвефсезлек зонасы булдырылачак”, — дип саный Подоляка. 

Чыганак: lenta.ru https://omet-rb.com/articles/mobilisation/2025-02-20/vsu-rusiya-chigend-gask-rl-r-tuplyy-4130094

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев