«Алтынчәч» балалар бакчасы «Йолдызлык-2025» фестиваленең Гран-при иясе!
XXV «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең Актаныш районы муниципаль этабының Гран-при иясе булып «Алтынчәч» балалар бакчасы танылды.
Бүген Актанышта XXV «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы узды. Актаныш район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җыр, бию, нәфис сүз бәйгесенең иң яхшы әзерлекле коллективларын котлап, җитәкчеләрен бүләкләде.
XXV «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең Актаныш районы муниципаль этабының Гран-при иясе булып "Алтынчәч" балалар бакчасы танылды.
Урыннар түбәндәгечә иде:
Район үзәге балалар бакчалары арасында:
- 1 урын- «Әтәчкәй» балалар бакчасы, «Умырзая» балалар бакчасы;
- 2 урын- «Ромашка» балалар бакчасы, «Тылсым» балалар бакчасы;
- 3 урын- «Каенкай» балалар бакчасы.
- «Омтылыш» номинациясендә «Кояшкай» балалар бакчасы.
Авыл балалар бакчалары арасында:
- 1 урын- Пучы балалар бакчасы;
- 2 урын- Яңа Әлем балалар бакчасы, Киров балалар бакчасы;
- 3 урын- Байсар балалар бакчасы.
- «Омтылыш» номинациясендә Татар Суыксуы балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев