Махсус хәрби операциягә гуманитар йөк илтүче Руслан Ханов якташ сугышчылардан кайнар сәлам җиткерә
Актанышлылар 16 февральдә махсус хәрби операциягә унҗиденче гуманитар йөк илтергә юлга кузгалды. Инде дистәдән артык шушы озын-катмарлы юлларны кичкән алыштыргысыз озатучыбыз Руслан Ханов һәр якташ сугышчыбызга райондашлар җибәргән кайнар сәламнәр белән күчтәнәчләрне тапшыра.
Руслан әфәнде солдатларның тормыш-көнкүрешләре белән таныша, егетләребез белән фотосурәткә төшеп безгә юллый. Бүген менә тагын шундый йөрәккә май булып ятардай хәбәр алдык. Солдатларыбыз барлык ярдәм күрсәткән авылдашларга, райондашларга рәхмәт сүзләре генә әйтә.
Хөрмәтле батырларыбыз!
Сезне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Исән-сау җиңү белән кайтуыгызны көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев