Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше китә, җыры кала

ТР Атказанган агрономы Фаис Фазуллин истәлегенә узачак шахмат һәм шашка турнирына чакырабыз

Актаныш районы Олыимән авылында күп еллар җитәкче булып эшләгән Татарстан Республикасының атказанган агрономы Фазуллин Фаис Зәкәрия улы истәлегенә шахмат һәм шашка турниры узачак.


Ярышлар Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырыла һәм быел беренче тапкыр мөхтәрәм Фаис Зәкәрия улы истәлегенә үтәчәк. Ул үзе дә шахмат уйнарга яраткан, пенсиягә чыккач өлкәннәр арасында төрле ярышларда катнашкан һәм призлы урыннар яулаган. Сүз уңаеннан, бүген, 20 февральдә Фаис Зәкәрия улы Фазуллинга 80 яшь тулган булыр иде. 
Турнирда 18 яшькә кадәрге катнашучылар бер төркемдә ярышачак, яшьләре 18 дән артканнар - бер төркемдә. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бүленеш юк. 
Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр әзерләнгән. 
Шахмат-шашка уйнарга яратучыларны Фаис Зәкәрия улы гаиләсе һәм Олыимән җирлеге турнирга көтеп кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев