Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә Актаныш балалар бакчаларыннан 405 бала катнашты (фоторепортаж)

Быелгы XXV «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы Ватанны саклаучылар елына багышланды. Актанышның данлыклы Әлфия Авзалова исемендәге данлыклы мәдәният сарае сәхнәсендә бүген иң кечкенә гражданнарыбыз- балалар бакчасы нәниләре патриотик рухтагы чыгышлары белән таң кадырды. Кечкенә артистларыбыз җыр, бию, нәфис сүздә осталыкларын күрсәтте.

25 нче ел нәни талантларны барлаучы «Йолдызлык» фестивалендә балалар бакчаларыннан 405 бала 232 чыгыш белән катнашты. Аларның иң-иңнәрен генә сайлап бүген «Йолдызлык»ның беренче концерты узды. 3 сәгать дәвам иткән, 40 номерны үз эченә алган концерт бер сулышта иң якты тәэсирләр калдырып бер сулышта үтеп тә китте.

Берсеннән-берсе матур, эчтәлекле номерларга туры китереп киемнәр тектерелгән, сабыйларның үз-үзләрен тотышлары, сәхнә осталыгына «Афәрин» дип тамашачылар һәрберсен алкышларга күмде. 

Балаларны Актаныш район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Айзат Әмиров котлап дипломнар, медальләр, статуэткалар тапшырдылар. 

Дилбәр Миркасыйм кызы барлык катнашучы балаларга, аларны әзерләгән педагогларга, җитәкчеләргә, әти-әниләргә рәхмәтен җиткерде. Махсус хәрби операциядәге батырларыбыз- шушы нәниләрнең әтиләре, абыйлары, туганнарының бүгенге тыныч томышта рәхәтләнеп биергә-җырларга мөмкинлек тудыру максатыннан яу кырында бар көчләренә җиңү өчен көрәшүләрен әйтте. Дилбәр Миркасыйм кызы март аенда «Йолдызлык»ның төбәкара зона фестиваленең Актанышта үтәчәген, бүгенге номерларның фестивальдә катнашачагын хәбәр итеп сәнгать сөюче райондашларыбызны сөендерде. 

«Актаныш-информ»ның «ВКонтакте» социаль челтәрендә әлеге бәйрәм концертын турыдан-туры трансляцияләде.

Рәхим итеп карагыз, сылтамалар шушы: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев