Минем әти шәп кеше: «Каенкай» бакчасында бәйрәм кичәсе узды
«Каенкай» балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Лилия Закирҗанова Ватанны саклаучылар елына старт биреп, әтиләр өчен «Минем әтием шәп кеше!» исемле бәйрәм кичәсе оештырды.
Бәйрәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнарын тыңлап башланып китте. Уеннар, җырлар, биюләр, ярышлар белән бергә үрелеп барган кичәне ГБУ "БДД" профилактик бүлегенең җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова тагы да тулыландырды. Ул юл йөрү кагыйдәләрен ныгытуга багышланган уеннарыбызны, белемнәребезне уңай бәяләп һәр балага, һәр әтигә истәлекле бүләкләр тапшырды. Балалар белән әтиләр рәхәтләнеп күңел ачтылар, күтәренке рух белән һәр уенга катнаштылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев