13 февраль 2025 яңалыклары
-
Ураза бәйрәме-30 мартта, ә Корбан бәйрәме 6 июньдә билгеләп үтеләчәк
Татарстанда быел Ураза бәйрәме-30 мартта, ә Корбан бәйрәме 6 июньдә билгеләп үтеләчәк.
-
До 2 800 000 рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!
Вступай в Армию Победы! Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату до 2 800 000 рублей.
-
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Лаешка китте
Бүген 2022 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеген җитәкләгән Рәдиф Баһавиев Лаешка нәкъ шундый ук вазифага күчерелде.
-
Актаныш техникумында әфганчы-ветеран, укытучы Илшат Измайлов истәлегенә хәрби-патриотик ярышлар узды
15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 36 ел тула. Әлеге уңайдан Актаныш технология техникумында әфганчы-ветеран, укытучы Илшат Измайлов истәлегенә хәрби-патриотик ярышлар узды. Ярышлар башланганчы, техникум фойесында студентлар Актаныш районындагы Әфганчы ветераннар, Төньяк Кавказ хәрби бәрелешләре, махсус хәрби операция ветераннары, шушы көннәрдә генә армия сафларыннан кайткан элеккеге техникум укучылары белән очрашты.
-
Чаңгы ярышлары буенча ТР чемпионатында Актаныш районы командасы II урын алды
9 февраль көнне Яр Чаллыда һәвәскәр спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Актаныш районы җыелма командасы, мактаулы икенче урынны алып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Безнең команда Яр Чаллы җыелмасыннан гына калышты, өченче урынга Саба районы спортчылары чыкты.
-
Актанышта Татарстан Республикасы беренчелегенә волейбол ярышлары башланды
Актанышта Татарстан Республикасы беренчелегенә волейбол ярышлары башланды.
-
Мин бит Валентин көне белән дә, Изге Вәли көне белән дә түгел, ә Гашыйклар көне белән котладым
14 февральне руслар «Святой Валентин» көне дип атыйлар бит. Татарларның берише, үзенчәләштереп, «Изге Вәли» дип җиппәрә. «Изге» сүзе белән билгеләнгән затлар, нигездә, чит-ят мәдәниятләрдән кергән булып чыга, чөнки татарда да, мөселманда да кешеләрне андый сыйфатлар белән атау гадәте юк. Һәм читтән кергән шул «изге»ләрне тарихи чыганаклардан эзләп, әкиятләрдән арындырып карасаң, аларның я дөньяда бөтенләй яшәмәгәнлеге, я бик үк изге булмаганлыгы ачыклана. Шулай булгач, Валентин белән бәйле бу бәйрәм безгә хас түгел, диючеләр хаклы булып чыга.
-
Түрә (хикәя)
– И-и, Алла бәндәсе! Кичә генә оешмагызга билгеләнгән яңа хуҗа Илдар Сафаев синең ярдәмең белән терелгән бәгырь җимешем бит, Илмәт энем!
-
Актаныш уңышлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә тәкъдим ителә
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе уза. Коллегия эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге районыбыз вәкиләре дә катнаша.
-
Махсус хәрби операция ветераны Әфганстан территориясеннән Совет сугышчыларын чыгаруга багышланган чарада катнашты
Бүген Актаныш технология техникумында Әфганстан территориясеннән Совет сугышчыларын чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узды. Актаныш районының Әфганчылар оешмасы, Төньяк Кавказ хәрби хәрәкәтләре ветераннары катнашындагы патриотик кичә Әфган сугышы ветераны, укытучы, педагог, Актаныштагы федераль сак хезмәте вәкиле Илшат Измайлов истәлегенә хәрби уен-ярышлар белән дәвам итте. Әлеге чарада махсус хәрби операция ветераны Илсур Зәкиев та чакырулы иде.
-
Финанс грамоталылыгына яшьтән өйрәтәләр
Финанс грамоталылыгы конкрет кешенең тормышына җитди йогынты ясый, ул үзен һәм гаиләсен тәэмин итәргә генә түгел, ә үз балаларының киләчәге һәм киләчәге өчен озак вакытлы инвестиция планнары төзергә мөмкинлек бирә.
-
Бәрәат догасы
Быел, 2025 елда бу кичә 13 нче февральдан сон 14 ФЕВРАЛЬ КИЧЕНӘ туры килә.
-
Бүген Бәраәт кичәсе
Бәраәт кичәсе шәгъбан аеның 14 нче көненнән 15 нче көнгә каршы кичендә була. 2025-нче елда 13-нче февральдән 14-енә каршы кич.