Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Лаешка китте
Бүген 2022 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеген җитәкләгән Рәдиф Баһавиев Лаешка нәкъ шундый ук вазифага күчерелде.
Шулай итеп 13 февральдәнРоссия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеген Рәдиф Баһавиев җитәкли башлады. Бүген бүлек коллективына аны ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев тәкъдим итте.
Рәдиф Баһавиевка 52 яшь, ул Арча районында туган, Эчке эшләр органнарында хезмәтен 1995 елда Казанның Совет районы эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү төркеме оперуполномоченные вазифасында башлый. 2009 елдан 2022 елга кадәр Казанда өч полиция бүлеге — «Азино-2», «Гвардейский» һәм «Танкодром» белән җитәкчелек итә.
Рәдиф Баһавиев «Актаныш-информ» журналистлары белән бик матур хезмәттәшлек итте. Аралашуга ачык, төгәл мәгълүматлы җитәкче халык алдында, мәктәпләрдә киңкырлы, тәрбияви, үтемле чыгышлар ясады, аның белән эшләү безгә дә файдалы, кызыклы иде.
Рәдиф Җәүдәт улына уңышлы эшчәнлек алып баруы өчен рәхмәтебезне белдерәбез, яңа вазифасында уңышлар, үзенә сәламәтлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев