Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Актаныш техникумында әфганчы-ветеран, укытучы Илшат Измайлов истәлегенә хәрби-патриотик ярышлар узды

15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 36 ел тула. Әлеге уңайдан Актаныш технология техникумында әфганчы-ветеран, укытучы Илшат Измайлов истәлегенә хәрби-патриотик ярышлар узды. Ярышлар башланганчы, техникум фойесында студентлар Актаныш районындагы Әфганчы ветераннар, Төньяк Кавказ хәрби бәрелешләре, махсус хәрби операция ветераннары, шушы көннәрдә генә армия сафларыннан кайткан элеккеге техникум укучылары белән очрашты.

Илебез язмышы хәл ителгәндә беренчеләрдән булып кулларына корал алган райондашларыбызның бик күбесе технология техникумы, элеккечә әйтсәк, Актанышның һөнәри училищесын тәмамлаган егетләр. Урта мәктәпне тәмамлаганнары да техникумда шоферлар курсында укып машина йөртү таныклыгы алганнар. Һөнәри уку йортының диварлары шул авыл егетләренең батырлык юлына башлангыч, нигез булып тора дияргә тулы хокукыбыз бар.

15 февраль, Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 36 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада бу хакта бик күп сүзләр әйтелде.

Алып баручылар- технология техникумы укытучылары Рөстәм Мусин белән Нәркизә Фатыйхова Әфганстан сугышы, аның тарихы белән таныштырдылар. Бу дәһшәтле яуда 9850 Татарстан егете интернациональ бурычын үти.

Актаныш районыннан 123 райондашыбыз катнашты. Аларның күбесе шушы техникумны тәмамлаучылар. Иң аянычлысы- 6 егетебезгә бары кургаш табутта гына туган ягыбызга кайту насыйп булды. 

Студентлар алдында техникум директоры Ландыш Шәмсунова, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов, Әфганчы ветераннар берләшмәсе җитәкчесе Илсур Гатин, Төньяк Кавказ хәрби бәрелешләре ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Вазыйх Харисовмахсус хәрби операция ветераны Илсур Зәкиев, Илшат Измайловның ике туганы, аның эшен дәвам итүче- Актаныштагы федераль сак хезмәте вәкиле Назиф Салихов яшьләрне батырлыкка чакырып, үзебезнең геройлардан үрнәк алырга өндәп чыгышлар ясадылар. Кунаклар үз эшенә чиксез бирелгән остаз, ышанычлы дус һәм иптәш, төгәл, принципиаль характерлы Илшат Измайлов турында хатирәләрен яңарттылар. 

Әфган сугышы ветераны Илшат Әхмәтов, Чечня сугышы ветераны Айнур Касыймов, мәдәният хезмәткәре Алмазия Хаҗиева патриотик эчтәлектәге җырларын бүләк иттеләр. 

Яшьләр белән бергә әлеге тантананы рәсемнәрдән булса да Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз да тын гына күзәтте. Аларның һәм башка яу кырында ятып калган батырларның рухын бер минут тынлык белән искә алдык. Илшат Әхмәтов «Кандагар» җырын башкарганда әфганчы ветераннар батырларның фотолары алдына кызыл канәферләр салды. 

 Илшат Измайлов истәлегенә хәрби-патриотик ярышлар техникумның спорт залында узды. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев