Ураза бәйрәме-30 мартта, ә Корбан бәйрәме 6 июньдә билгеләп үтеләчәк
Татарстанда быел Ураза бәйрәме-30 мартта, ә Корбан бәйрәме 6 июньдә билгеләп үтеләчәк.
Төп мөселман бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турындагы указга республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
"Татарстан Республикасында 2025 елның 30 мартын ай календаре һәм традицияләр нигезендә Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн итеп билгеләргә; 2025 елның 6 июнен- Корбан бәйрәме көне итеп билгеләргә", — диелә документта.
Быел 30 март якшәмбегә туры килә, ә бу өстәмә ял көне көтелми дигән сүз. 6 июнь — җомга, республика кануннары буенча, бу ял көне булачак. Элегрәк Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк көннәрнең эш көннәре булмавы турында ТР Хезмәт министрлыгы хәбәр итте.
Узган елның ноябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2025 елда мөселман бәйрәмнәренең даталарын билгеләде. Изге Рамазан ае республикада 1 мартта (шимбә) башланачак һәм 30 көн дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Рамазан 11 мартка туры килде. Ураза бәйрәме-10 апрельдә, ә Корбан бәйрәме 16 июньдә билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев