Актанышта Татарстан Республикасы беренчелегенә волейбол ярышлары башланды
Актанышта Татарстан Республикасы беренчелегенә волейбол ярышлары башланды.
Бүген Актаныш авылының "Батыр" спорт комплексында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге турнирын ачу тантанасы булды.
Турнирда С группасындагы кече шәһәрләр һәм авыл районнары булган Актаныш, Азнакай, Мөслим, Балтач, Теләче, Алабуга, Нурлат, Мамадыш һәм Арча районнары волейболчылары катнаша. Ярышлар пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр 4 көн дәвам итә. Финал этабына 8 ярышның җиңүчеләре уза.
Катнашучыларны Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде. Ул яшьләрне тәрбияләүдә спортның әһәмиятен һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруын билгеләп үтте.
Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов илебез сакчылары булачак егетләргә кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнеп, ныгып үсүнең мөһимлеген әйтте. Бары физик яктан сәламәт, көчле рухлы, максатчаннар гына Ватаныбыз тынычлыгын тәэмин итә ала. Һәм шундый- 18-32 яшьлек егетләрне армия сафларында көтеп калалар.
Ярышларның баш хөкемдары- Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең әйдәүче белгече Алексей Овощников.
Актаныш данын балалар спорт мәктәбендә Ленар Ибнеев һәм Руслан Булатов остазлыгында волейбол белән шөгыльләнүче егетләр яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев