Махсус хәрби операция ветераны Әфганстан территориясеннән Совет сугышчыларын чыгаруга багышланган чарада катнашты
Бүген Актаныш технология техникумында Әфганстан территориясеннән Совет сугышчыларын чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узды. Актаныш районының Әфганчылар оешмасы, Төньяк Кавказ хәрби хәрәкәтләре ветераннары катнашындагы патриотик кичә Әфган сугышы ветераны, укытучы, педагог, Актаныштагы федераль сак хезмәте вәкиле Илшат Измайлов истәлегенә хәрби уен-ярышлар белән дәвам итте. Әлеге чарада махсус хәрби операция ветераны Илсур Зәкиев та чакырулы иде.
Яңа Әлем авылында яшәүче Илсур Зәкиев махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк үз теләге белән мобилизацияләнеп ут эченә киткән патриотларыбызның берсе. Чечня сугышларын күргән батырыбыз махсус хәрби операциядә дә каушап калмый, дошман явына каршы кыюлык үрнәге күрсәтеп көрәшә. Һөнәре буенча ветеринария белгече яраланган сугышчан дусларына беренчеләрдән булып ярдәм күрсәтә. Аларга рухи терәк булып җиңүгә илһамландыра.
Кызганыч, каршы якның утлы һөҗүме Илсурны да аямый. Ул 2023 елдан бирле төрле госпитальләрдә дәвалана. Туган якның һавасы да шифалы, акрынлап хәлләнеп аякка басуга, Илсурны төрле кичәләргә, очрашуларга чакыралар. Аның чыгышларын һәркем игътибар белән тыңлый, тормышчан нәсыйхатләре барысы да тәрбияви- Илсур яшьләрне, мәктәп укучыларын туган илебезне яратырга, ватанпарвәрлеккә өнди. Бүген дә батырыбыз Актаныш технология техникумы тарафыннан Әфганстан территориясеннән Совет сугышчыларын чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан оештырылган очрашуга килде. Студентларга изге теләкләрен җиткереп, үзе язган шигырен укыды. Аны сез «Актаныш-информ»ның телеграм-каналыннан карый аласыз.
Батыр сугышчы белән күрешүдән файдаланып, аның белән әңгәмә корып алдык.
2023 елда махсус хәрби операциядә яраланганнан соң, Самараның Кряж поселогында, Рощинскида терелүче хәрби хезмәткәрләр пунктына барып дәваланып йөрдем. Казан госпитальләрендә реабилитация уздым. Кызганыч, хәзер тулысынча комиссияләнү турында документларның эшләнеп бетүен көтәм, ахырына якынлашты инде бу эшләр дә.
Әле сез яңадан үз эшегезгә кайткансыз, «Башак» хуҗалыгында малларны дәвалыйсыз икән.
Әйе, тик ятып булмый бит, «Башак» хуҗалыгында мал табибы булып эшлим.терлекләрне карыйбыз, ит-сөт продукциясен арттыруда үз өлешемне кертәм, җитәкчебез Илүс абый Ярмиев белән дә, коллективта да әйбәт мөгамәләдә.
Тыныч тормышка ияләшеп булдымы?
Ут эченнән тыныч тормышка ияләнү җиңелләрдән булмады. Әле һаман да йоклаганда сугыш төшләргә кереп саташтыра. Мин подразделение командиры булгач, тәүлек буе бертуктамый шалтырап торган блиндаждагы телефонга җавап бирергә туры килә иде. Прилет булгач, гел сорыйлар, белешәләр бит. Менә шулар һаман да төшкә керә, саташтыра. Табиблар психологик киеренкелекне бетреү өчен Чаллы госпиталендә дәваланырга чакырдылар. Диспансеризация үтеп торабыз.
Яңа ел чорындагы салют аттырулар, хәзер дә әле яшьләр шартлаткычлар аттыралар, менә шушы ату тавышу бик нык күңелгә тия, йөрәк урыныннан чыгып китәрдәй булып тибә башлый. Болар тиз генә онытыла торган түгел.
Бәлки эшкә чыгу азмы-күпме, сезне тынычландыргандыр?
Халык арасында, кеше арасында, колегалар белән бергә эшләгәндә, онытылып торасың. Дуслар белән хәбәрдә торам. Телеграм аша аралашабыз. Кунакка чакыралар. Бергә булган Минзәлә, Түбән Кама, Алабуга егетләре кунакка да кайтып китәләр. Актаныштан без 11 егет иде.
Бүген бик матур, үтемле итеп чыгыш ясадыгыз, шигырь дә язгансыз. Очрашуларга теләп киләсезме?
Укучылар, студентлар белән очрашуларга бик теләп барам. Яшьләргә патриотизм, үз илеңне ярату турында үз мисалым, үз кичерешләрем аша аңлату, күңелләренә сеңдерү үземә дә бик ошый, горурлык хисләре кичерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев