Түрә (хикәя)
– И-и, Алла бәндәсе! Кичә генә оешмагызга билгеләнгән яңа хуҗа Илдар Сафаев синең ярдәмең белән терелгән бәгырь җимешем бит, Илмәт энем!
«Хуш, яшелчәләрне берәм-берәм юып, тастымал белән корыттыңмы? Башта кайсысын турарга икән? Әйдә, суганнан башла! Аны чыжлатып майда кыздыргач, эре тешле кыргычтан уылган кишер белән «бизәклә»! Өченче катламга помидор кисәкләре җәй! Иң өскә тоз-борыч сибелгән ит телемнәрен тез! Шуннан соң яшелчә катламын, капкач белән томалап, кызу мичкә тык!»
Ул, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тәгам әзерләде. Тәгәрәсә дә тәгәрәр икән текә таудан адәм баласы! Әле кайчан гына Илмәт Гаязович бик зур, бик бай компаниянең җитәкчесе иде! Генеральный! Ничек шәп яңгырый! Бүген гаярь түрә гап-гади пешекче сыйфатында аш бүлмәсендә кайнаша. Дилбегә буе озын-озын көннәрне ничек уздырасың ди! Сәгать теле, үртәгән сыман, әкрен генә кыймылдый, әйтерсең, аны артка йөрешле итеп көйләгәннәр иде. Беренче мәлләрдә ул китап укыды, хатыны Гөлфизә киосктан ташыган «свежий» газет-журнал актарды, шулай вакытны тизләтергә тырышты. Ләкин бу шөгыль тиз туйдырды, кәгазь битендәге һәр җөмлә, һәр сүз башын гына аңгырайта кебек иде. Гөлфизә: «Хәзер акча күктән яумый, әллә җыештыручыны кыскартыйкмы?» – дигәч, каршы килмәде. Биш ат арбасы сыярлык ишегалдын үзе себерә! Физкультура. Биек-биек койма артында аның себерке белән җилләнгәнен кем күрсен ди! Ләкин физик эш тә эч пошуын бастырмады. Киресенчә, җил куып уйнаган сары яфрак, кыш буе ишкән кар кәефен генә боза иде. Утыз бер ел югары урыннар биләгән генераль директор урам себерүче дәрәҗәсенә төшәргә тиеш идемени?!
Пешекче Әлфияне дә җибәрделәр. Аш-су зыялырак өлкә, һәр «блюдо» иҗат җимеше санала иде, яңа вазифасына Илмәт Гаязович аерым дәрт белән җиң сызганып кереште. Ир-ат итен-фәләнен жәлләми, мулдан тондыра: ярты түшкә үрдәккә сарык кабыргасы кушып кайнаткан шулпа тәмле иде, хатыны мактый-мактый ашады. Эштән ачыгып кайтсаң, майсыз ботка да тамак ертмый анысы. Гомер «эш» димәгән, дипломын шкаф тартмасына яшереп, матурлык салонында чәч бөдрәләткән, бит тиресен шомарткан иркә бикәч көннәрдән бер көнне: «Синең белән өйдә күңелсез, кеше арасында рәхәт», – диде һәм, курслар тәмамлап, төзелеш фирмасына сәркатип булып урнашты. «Ярый әле фамилияләребез төрле-төрле, фәлән түрәнең хатыны дип, күземне ачырмаслар иде», янәсе!
«Яшелчә катламасы» пеште. Табаны өстәлгә куйгач, түрә озак кына аңа карап утырды. Бүлмәгә, ашказанын котыртып, хуш ис таралды. Ләкин аппетит уянмады. Монысы да куандырмый... Үз-үзен юата гына. Кул-аяк хәрәкәтләнә, йөрәк тибә, ә ул гарип хәлендә, бер тиенемә дә ярамый. Иң куркынычы – нәрсәдер үзгәртер-яңартыр өчен теләк юк! Хәзер генә ничек, тәхетеңнән кубарылып, салкын идәнгә төшеп басасың ди! Аның бөтен тормышы анда иде. Иркен кабинетта! Йомшак кәнәфидә! Түшенә орден-медальләр таккан тантаналарда! Затлы банкетларда! Оешма белән идарә итүе ансат, ник дигәндә – чимал табигать бүләге, җир – юмарт, астагы байлык торбалар буйлап сызгырып кына өскә күтәрелә иде. Планны арттырып үтәр өчен нинди генә ысуллар эзләмәде ул. Өченче урынбасары:
– Илмәт Гаязович, без бит инде җирнең җелегенә хәтле суырабыз, бәлки, норма белән чикләнергәдер, – дигәч, өстәл төеп кычкырды:
– Өйрәтмә, маңка! Монда мин хуҗа! – диде.
Оешманың гынамы, дөньяның хуҗасы кебек иде ул. Җир шарының күчәрен нәкъ менә аның җитез куллары әйләндерә, әгәр теләсә туктата, теләсә тагын да кызулата иде. Һәр эреле-ваклы түрәгә хас чир икән бу: син – баш, син – түш! Гаҗәпмени! Әнә, тараканнарның да әйдаманы бар: ярыкта иң беренче аның мыегы селкенә.
Ә өстән кемдер күчәрне «ватты»: Илмәт Гаязовичны лаеклы ялга озаттырды. Күкрәгенә чираттагы калайны чәпәделәр дә, выжт! Имеш, яшьләргә юл бирәбез. Имеш, син ял ит! Алтмыш биш яшь картлыкка пародия генә! Кызык, читтән алмаш китермәделәр, һәр җитәкчегә ләббәйкә дип торган ялагай беренче урынбасарын башкаручы директор итеп билгеләделәр. Өстәгеләргә яраса, төп хуҗа итеп калдырырлар, билгеле. Сәркатип Гөлсара, телефоннан гына зарланып:
– Әтәч инде, әтәч! Кикриген кабартты. Юктан да миңа бәйләнә, куарга ахры исәбе, – дигәч, ул, төрттереп:
– Син дә усал, кушаматыгыз – Шөпшә, – диде.
– Сез дә атлы-чатлы Илмәт Гаязович! – Шөпшәнең мыскыллап көлүе колак яфрагын куырды. – Сезне «тимер йөрәк», диләр. Беркайчан да кеше жәлләмәдегез бит! Кырык өченче үлчәмле бәтинкәгез белән адәм башыннан йөрдегез!
– Ну, ну, минем хакта тагын ниләр сөйлиләр? – «Тимер» икән, ул хагынахагын ишетергә тиеш иде.
– У-у, шытыр-шытыр чәйниләр! Түбәсе болытларны тишәрлек коттедж салды, герман хастаханәсендә генә дәваланды, чит илләрдә типтерде, диләр. Швейцария банкында миллионнары чери, диләр. И-и, аптырама, кемнең кулында – шуның авызында, абзыкаем!
Түрә гарьләнеп телефонын сүндерде. Һи, хәсрәт тәнкыйтьчеләр! Аның байлыгы – чеметем тоз. Бүген ил тулы угры! Әйе, йорт салды, гаражына ике машина кертеп бикләде. Хәзер диңгезне абзар артыннан да якынрак күрә халык. Ике-өч сәгать оч та кайнар комда ауна! «Бүтән сораштырып вакланмыйм», дисә дә, Илмәт Гаязович «вакланды»: көн саен төшке аш вакытында гына (кабул итү бүлмәсендә кемдер телефонны тыңларга мөмкин) сәркатипкә шалтыратты. «Теге нишли? Теге кемнәр белән аралаша? Өстәгеләр аңардан канәгатьме?» кебек игезәк сораулардан соң ул: «Илмәт Гаязович, компаниянең хәле мөшкел, әтәч булдыксыз, сезне сагыналар», – дигән җавап көтте. Тик андый җавап булмады. Ике айдан соң Гөлсараны да эшеннән «шудырдылар».
Дәвамы бар
Нәбирә Гыйматдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев