Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Чаңгы ярышлары буенча ТР чемпионатында Актаныш районы командасы II урын алды

9 февраль көнне Яр Чаллыда һәвәскәр спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Актаныш районы җыелма командасы, мактаулы икенче урынны алып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Безнең команда Яр Чаллы җыелмасыннан гына калышты, өченче урынга Саба районы спортчылары чыкты.

 

 

Безнең команданың барлык катнашучылары да ГТО комплексы отличниклары, бу аларның югары физик әзерлекләрен һәм җиңүгә омтылуларын ассызыклый. Спортчыларны һәм тренерларны чемпионатта уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңа казанышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев