11 март 2025 яңалыклары
-
Бүген Актанышның «Лачын» боз сараенда «Алтын алка» республика ярышларына старт бирелде
Бүген Актанышның «Лачын» боз-спорт сараенда 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «Алтын алка» яшь хоккейчылар республика ярышларының финал уеннары старт алды.
-
МХО батыры әнисе Фәнә Мөхәммәтова: «Улым турында сөйләргә кыенсынам, «Жуков» медале белән бүләкләнүен дә беркемгә дә әйтмәдем»
Фәнә Мөхәммәтова олы яшьтә булса да, махсус хәрби операциядәге солдатларга даими булышып тора, тора-бара «Без бергә» волонтерлар фондының актив әгъзасына әйләнде. Әмма фотога төшәргә , үзе турында сөйләргә бер дә яратмый. МХО батыры әнисе буларак, Казанга Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмдә чакырылгач, сүз иярә сүз чыгып, беркадәр ачылып китте дә, шаккаттырды. Баксаң, Фәнә апаның уртанчы улы Равил Гайнетдинов инде ике елга якын махсус хәрби операциядә икән, батырлыклары өчен «Жуков» медале белән бүләкләнгән.
-
Актаныш хастаханәсендә төзелеш эшләре гөрли
Актаныш район үзәк хастаханәсе территориясендә зур күләмле төзелеш эшләре дәвам итә. Якын киләчәктә биредә заманча диагностика кабул итү үзәге барлыкка киләчәк, ул район халкына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын сизелерлек яхшыртачак.
-
«Сәламәтлек» клубына йөрүче хатын-кызлар икенче маскировка челтәрен үреп бетерде
«Сәламәтлек» клубына йөрүче ветеран хатын-кызлар махсус хәрби операциядә илебез киләчәге өчен өчен көрәшүче егетләрне саклау өчен маскировка челтәрләре үрү эшен башлаган иде. Санаулы гына вакыт эчендә коллектив ике данә челтәр үреп «Без бергә» волонтерлар фондына тапшырды.
-
Түбән Кама сусаклагычы янында балыкчыларның техникасын тикшергәндә кагыйдә бозулар ачыкланды
Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Актаныш районы буенча баш дәүләт инспекторы Илдус Хәкимов Түбән Кама сусаклагычы янында, Агыйдел елгасы буйлап рейд үткәрде. Чараның максаты-сулыкка килгән балыкчылар һәм ял итүчеләрнең техникадан файдалану кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерү.
-
ПВО чаралары төн эчендә Россия территориясендә 337 БПЛА бәреп төшергән
ПВО чаралары төн эчендә Россия территориясендә 337 БПЛА бәреп төшерде, дип хәбәр иттеләр Оборона министрлыгында.
-
Актанышта «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабын уздыру графигы чыкты
13-14 март көннәрендә Актанышта «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узачак. Бу якты вакыйга, Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә һәм Мөслим районнарыннан талантлы балалар һәм яшьләрне бер сәхнәгә җыеп, чын иҗат бәйрәменә әвереләчәк.
-
Татарстан территориясендә «Пилотсыз куркыныч» режимы игълан ителде
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда пилотсыз һава суднолары һөҗүме куркынычы турында кисәтте. Мәгълүмат ведомствоның мобиль кушымтасында пәйда булды.