Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Актаныш хастаханәсендә төзелеш эшләре гөрли

Актаныш район үзәк хастаханәсе территориясендә зур күләмле төзелеш эшләре дәвам итә. Якын киләчәктә биредә заманча диагностика кабул итү үзәге барлыкка киләчәк, ул район халкына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын сизелерлек яхшыртачак.

Актаныш район үзәк хастаханәсе каршында заманча диагностика кабул итү үзәген төзү проекты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Төзелеш эшләренә 300 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Яңа үзәктә алдынгы технологияле җиһазлар урнаштырылачак, бу авыруларга төгәл һәм вакытында диагностика ясарга, шулай ук югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Актаныш районында сәламәтлек саклауны үстерүдә бу мөһим адым җирле халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш кертер. Үзәкне ачу чиратларны кыскартырга, медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттырырга һәм пациентларны заманча диагностика һәм дәвалау ысуллары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирер дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев