Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Актанышта «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабын уздыру графигы чыкты

13-14 март көннәрендә Актанышта «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узачак. Бу якты вакыйга, Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә һәм Мөслим районнарыннан талантлы балалар һәм яшьләрне бер сәхнәгә җыеп, чын иҗат бәйрәменә әвереләчәк.

 "Созвездие-Йолдызлык" фестивале – ул конкурс кына түгел, ул балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерүгә зур этәргеч, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа талантлар эзләү мәйданчыгы. Катнашучылар үзләренең осталыкларын вокал, хореография, оригиналь жанр һәм нәфис сүз номинацияләрендә күрсәтәчәкләр.

Чыгышларга Татарстан Республикасының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган компетентлы жюри бәя бирәчәк.

Зона этабында җиңүчеләргә фестивальнең республика финалында үз районнарын тәкъдим итү мөмкинлеге биреләчәк, ул гадәттәгечә Казанда уза.

Актаныш авылында «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК" фестиваленең зона этабын уздыру графигы:

13 март (пәнҗешәмбе)

8.00-9.30 хореография коллективлары һәм вокаль ансамбльләр репетициясе
10.00-14.00 Актаныш районы (барлык номинацияләр, 1 тур)
14.00-15.00 тәнәфес
2 турда катнашучыларны игълан итү.
Хореография коллективлары һәм вокаль ансамбльләр репетициясе
15.00-18.00 Актаныш районы (барлык номинацияләр, 2 тур)

14 март (җомга)

8.00-9.30 хореография коллективлары һәм вокаль ансамбльләр репетициясе
10.00 - 12.00 Әгерҗе, Минзәлә һәм Мөслим районнары (барлык номинацияләр, 1 тур)
12.00-12.30 тәнәфес
2 турда катнашучыларны игълан итү
Хореография коллективлары һәм вокаль ансамбльләр репетициясе
12.30 - 14.00 Әгерҗе, Минзәлә һәм Мөслим районнары (барлык номинацияләр, 2 тур)
15.00-16.00 Гала-концертта катнашучыларның килүе

«Кояш дискотекасы» финал номеры репетициясе

17.00-19.00 ГАЛА-КОНЦЕРТ

Бүләкләү тантанасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев