Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Бүген Актанышның «Лачын» боз сараенда «Алтын алка» республика ярышларына старт бирелде

Бүген Актанышның «Лачын» боз-спорт сараенда 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «Алтын алка» яшь хоккейчылар республика ярышларының финал уеннары старт алды.

 "Алтын алка" яшь хоккейчылар республика ярышлары Бөек Җиңүнең 80 еллыгының тарихи истәлегенә багышлана, 1941-1945 елларда ветераннарыбызның батырлыгы, аларның геройлык үрнәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның илебез азатлыгы өчен көрәшүләренә хөрмәт йөзеннән оештырыла.

Республика турнирын ачу тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов барлык командаларга уңышлар теләде.

«Алтын алка» ярышларының хоккейчылар арасында зур дәрәҗәгә ия булуы турында әйтте, бары кыю, җитез, тырышларның гына бозда матур уен күрсәтергә сәләтле булуын искәртте. Махсус хәрби операциядәге әтиләрегез, туганнарыгыз хакына районнарыгызга олы җиңүләр белән кайтырга язсын, диде.

«Алтын алка» клубының төбәкара вәкиле, ярышларның баш хөкемдары Михаил Бойцов Татарстанда хоккей спортын үстерүгә зур әһәмият бирелүен ассызыклады. 

Россиянең барлык төбәкләрендә дә татарстандагы кебек мондый боз сарайлары юк әле. 11-14 мартта узачак ярышларда 8 команда катнашуы күп нәрсә хакында сөйли. Җиңүче команда континенталь хоккей лигасына чакырылачак. Уңышлар телим,- диде Михаил Александрович.

Актаныш кадет мәктәбе укучылары хоккейчыларыбызны сәламләп патриотик чыгышлар ясады. Барабанчылар һәм вокаль ансамбль чыгышлары спортчыларны тагы да дәртләндереп, рухландырды.

Хоккей командаларына күчтәнәчләр тапшырылды.

Беренче символик алканы Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Казанның «Ак бүре», Буаның «Арктика» командалары капитаннары бозга ыргытты. 

Россия һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң ярышларны ачу тантанасы тәмамланды.

Өч көн дәвам итәчәк турнирда Актанышның «Лачын», Казаннан «Стрела» һәм «Ак бүре», Сабадан «Тимерхан», Баулыдан «Девон», Нурлатның «Ледок», Абдрахман поселогыннан «Батыр», Буаның «Арктика» командалары уйный. Ярышларны карарга «Лачын» боз-спорт сараена рәхим итегез! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев