«Сәламәтлек» клубына йөрүче хатын-кызлар икенче маскировка челтәрен үреп бетерде
«Сәламәтлек» клубына йөрүче ветеран хатын-кызлар махсус хәрби операциядә илебез киләчәге өчен өчен көрәшүче егетләрне саклау өчен маскировка челтәрләре үрү эшен башлаган иде. Санаулы гына вакыт эчендә коллектив ике данә челтәр үреп «Без бергә» волонтерлар фондына тапшырды.
Актаныш районында маскировка челтәрләрен үрү эше берничә авылда оештырылды. Яңа Әлем, Зөбәер, Киров, Аеш һәм башка авылларда якташларыбыз язмышына битараф булмаган киң күңелле райондашларыбыз тырыш хезмәт куйдылар.
Актанышның үзендә яшәүчеләр дә әлеге инициативага кушылды. «Сәламәтлек» клубы җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибәсе Зәмфирә Хафизова клубка йөрүчеләрне сетка үрергә чакыргач, беркем дә каршы килмәде.
Балалар иҗат үзәгендә «Без бергә» волонтерлык фонды ярдәме белән игелекле эш бик тиз оешып китте. Фонд вәкилләре тиешле материалларны китерделәр. «Теплосервис» җәмгыяте балта осталары кирәкле кысаларны ясадылар. Яңа Әлем авылы волонтеры, маскировка челтәре үрүдә зур тәҗрибәгә ия Гөлчәчәк Фасикова ветеран ханымнарны челтәр үрү техникасына өйрәтте. Тәртип белән эшләгәч, сетка үрү бик тиз һәм сыйфатлы барды.
Шулай итеп лаеклы ялдагы хатын-кызларыбыз берничә көн эчендә 10 метрга 21 метр зурлыктагы ике челтәр үрделәр. Илебез язмышына битараф булмаган райондашларның кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы – зур сөенеч. Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән – икеләтә куаныч. Райондашларга бу изге эшләрендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев