Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

МХО батыры әнисе Фәнә Мөхәммәтова: «Улым турында сөйләргә кыенсынам, «Жуков» медале белән бүләкләнүен дә беркемгә дә әйтмәдем»

Фәнә Мөхәммәтова олы яшьтә булса да, махсус хәрби операциядәге солдатларга даими булышып тора, тора-бара «Без бергә» волонтерлар фондының актив әгъзасына әйләнде. Әмма фотога төшәргә , үзе турында сөйләргә бер дә яратмый. МХО батыры әнисе буларак, Казанга Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмдә чакырылгач, сүз иярә сүз чыгып, беркадәр ачылып китте дә, шаккаттырды. Баксаң, Фәнә апаның уртанчы улы Равил Гайнетдинов инде ике елга якын махсус хәрби операциядә икән, батырлыклары өчен «Жуков» медале белән бүләкләнгән.

- И, Фәнә апа, шундый шатлыгың белән дә бүлешмисең, син!- дигәч, «Куркам бит, күз тияр. Алар ут эчендә. Андагы хәлләр бүген болай, иртәгә тегеләй» дип аналарча борчылуын яшермәде.

Фәнә Мөххәммәтованың улы, 1977 елгы Равил Гайнетдинов Чаллыда матур гына гаилә корып, хатыны белән өч бала тәрияләп үстергән көннәрдә дәүләт хезмәтләре порталы аша документларын тикшертергә чакыру ала. Менә шушы тикшерү барышында Равилгә МХОгә бару буенча контракт төзергә тәкъдим итәләр. Самарадан ерак түгел Рожденственода армия хезмәтен узган райондашыбыз каушап төшми, Ватан өчен соңгы тамчы канынача көрәшергә ризалык белдерә. 2023 елның июне була бу.

Шул көннән башлап Фәнә Галимҗан кызы ут эчендә яши.

- Өч ул әнисе мин.  Рамил, Равил, Айнур- өчесе дә армиядә хезмәт иттеләр. Равил мәктәптән соң, технология техникумында укыды. Меңнәрдә клубта да эшләп алды. Махсус хәрби операциягә киткәнче, сәүдә вәкиле иде. 

2023 елның июнендә Чаллыдан контракт төзеп махсус хәрби операциягә китте. Беренче ялына 11 айдан соң гына, 2024 елның маенда гына кайта алды. Аның исәнлеген сорап дога кылмаган чагым юк. Әни кешенең теләге пәрдәсез кабул була, диләр. Көн саен иртән торгач, телеграмнан теләкләр белән хәбәр җибәрәм. Кайвакыт минем хатны ачып укырга җае да булмый. Әмма мин гел язам, гел теләктәмен,- ди Фәнә апа.

Райондашыбыз Равил Гайнетдинов соңгы вакытта Донецкида неонацизмга каршы көрәшә. Ул отделение командиры. «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале иясе. Каты бәрелешләрдән соң батырлыгы һәм куркусызлыгы өчен «Жуков» медале белән бүләкләнә.

- Кечкенә чагында Равил әллә ни кыюлыгы белән башкалардан аерылып тормады. Йомшак холыклы иде. Бу батырлыклары турында ишеткәч, сөендем дә, горурландым да. Дөнья кыюлыкка, үткенлеккә үзе өйрәткәндер инде улымны. Аның турында сөйләргә кыесынам, «Жуков» медале белән бүләкләнүен дә беркемгә дә әйтмәдем»,- ди Фәнә апа.

-Гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашасыз. Улыгызга барып җитәме җибәргән ярдәмегез?

-Әйе, улыма нәрсәләр озатттым, барысын да алды. Соңгы сугышчан урыны Донецкида иде бит, соңгысында «Чыгып ала алмыйбыз, әлегә посылка җибәрми тор», диде. Шул ноктага төбәп барган Чаллы волонтерлары артыннан биреп җибәрдек, алар кайнар нокталарга ук посылкаларны керттеләр.

Барлык сугышчылар да исән-сау булсыннар, күңелем белән ярдәм итәм дип йөрим, «Яшьлек»тәге «Без бергә» волонтерлары янына балам өчен генә түгел, барлык солдатларга ярдәм итәм, дип киләм. Илләр генә тынычлансын!

 

Казаннан тантаналы бәйрәмнән кайтуына янә бер сюрприз көткән Фәнә апаны. Улы- Равиле ялга кайтып төшкән. Әле бу көннәрдә аның тагы да куанычлы мизгелләр кичергән мәле, улын сый-хөрмәтләре белән кадерләгән вакыты. Мондый күрешүләр дәвамлы һәм һәрвакыт сөенечле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев