Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Түбән Кама сусаклагычы янында балыкчыларның техникасын тикшергәндә кагыйдә бозулар ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Актаныш районы буенча баш дәүләт инспекторы Илдус Хәкимов Түбән Кама сусаклагычы янында, Агыйдел елгасы буйлап рейд үткәрде. Чараның максаты-сулыкка килгән балыкчылар һәм ял итүчеләрнең техникадан файдалану кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерү.

Хокук бозулар күз алдында

Рейд барышында күп кенә кар өстеннән йөрүче техникалар, ягъни «снегоходлар» һәм башка техника хуҗалары кагыйдәләрне санга сугып бетерми. 9 март көнне узган рейдта Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Актаныш районы буенча  баш дәүләт инспекторы Илдус Хәкимов уннан артык техникада, аның хуҗаларында юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады. Кайбер транспорт чаралары теркәлмәгән, ә кайбер машина йөртүчеләрнең кирәкле документлары, шул исәптән идарә итү хокукын бирүче таныклыклары да юк икән.

"Без Башкортстан, Удмуртия һәм Татарстаннан килгән балыкчыларның документларын тикшердек. Кызганыч, дисциплина шәптән түгел, бөтен кеше дә кагыйдәләрне үтәми", - ди Илдус Хәкимов.

Штрафлар һәм кисәтүләр

Рейд нәтиҗәсендә ике гражданга техникаларын теркәмәгән өчен штрафлар билгеләнде. Таныклыгы булмаганнарга кисәтү ясалды. Балыкчыларга рейд барышында техниканы исәпкә кую һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү кирәклеге аңлатылды.

Снегоходлар: модамы, әллә ихтыяҗмы?

Соңгы елларда кар машиналарында шуу Актанышта да популяр ял итү төренә әйләнеп бара. Әмма күпләр мондый техника белән идарә итү өчен трактор йөртү хокукы бирә торган «А» яисә «Б» категорияле таныклык таләп ителүен оныта. Моннан тыш, транспорт чарасы дәүләт техника күзәтүе узарга тиеш.

"Техниканың бу төре юлсыз җирләрдә йөрергә, мәсәлән, ау яки балык тоту өчен каралган. Әмма шуны истә тотарга кирәк: мондый шартларда да кагыйдәләрне үтәргә кирәк», — дип ассызыклады Хәкимов.

Төбәкара аермалар

Башкортстаннан килгән балыкчылар үз төбәкләрендә кар машиналарын эксплуатацияләүгә карата таләпләрнең катгыйрак булуын билгеләп үттеләр. "Документларым үзем белән түгел иде, без бит балыкчылар, алырга онытканмын. Бирегә балык тотарга җәяү барып җитү мөмкин түгел, 16 километр ерактан киләбез. Башкортстанда снегоходта йөрүчеләрне кысрыклыйлар, урамга чыксаң, хәзер эләктереп алалар, техниканы шуңа басуда калдырабыз", - дип фикерләре белән уртаклашты Нәфыйкъ Мөхитов.

Законнарны үтәргә кирәк

Рейдта балыкчыларның берсе Глеб Файдров күптән түгел яңа техника сатып алуы һәм хәзер аны теркәү белән шөгыльләнүе турында әйтте. "Минем йөртү таныклыгым бар. Әгәр закон буенча эш итсәң, бернинди проблемалар да тумаячак. Башкаларны да тәртип сакларга чакырам", - диде ул.

Иң элек- куркынычсызлык

Инспекторлар искәрткәнчә, техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү- закон таләбе генә түгел, ә куркынычсызлык нигезе дә. «Фаҗигаләр булмасын өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк", — дип йомгаклады сүзен Илдус Хәкимов.

Шәһәр ыгы- зыгысыннан еракта да законнарны үтәү һәм җаваплылыкны онытмау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев