#БЕЗ- БЕРГӘ! рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Без бергә» төркеме волонтер-артистлары Татар Ямалысы авылында хәйрия концерты күрсәтте
Актаныш районы волонтерлары һәм «Без бергә» төркеме артистлары махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга ярдәм йөзеннән район авылларына барып хәйрия концертлары куя. Шушы көннәрдә игелекле райондашларыбыз Татар Ямалысы авылы халкына җырлы-биюле тамаша күрсәттеләр. Тамашадан 18 мең сум акча керде.
-
Ни хәлең бар, солдат анасы?
Бүген Актаныш районында туып-үскән 200 дән артык ир-егет Украинадагы махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләре өчен көрәшә. Батырларыбызның исән-сау кайтуын әниләр, хатыннары, балалары аеруча өзелеп көтә. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе, Әниләр көне алдыннан махсус хәрби операциядәге якташларыбызның әниләре олы бүләк кабул итеп алды. Чалманарат китапханәсе авылда, күрше-тирә җирлекләрдә яшәүче батырлар тәрбияләп үстергән әниләрне хөрмәтләп «Ни хәлең бар, солдат анасы?» дип аталган патриотик кичә оештырды.
-
Актаныш халкы СВОга җибәргән гуманитар ярдәм солдатларыбызны җиңүгә рухландырсын!
Бүген Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы Украинага китте.
-
Актаныш районы МХОга уналтынчы гуманитар ярдәм озатырга әзерләнә
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм әзерләү, җыю эшләре тулы куәткә бара. Актаныш районыннан гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы 15 ноябрьдә юлга кузгалачак.
-
Райондашларыбызны бүген Киров авылы клубында булачак «Без бергә» хәйрия концертына чакырабыз
Бүген, 8 ноябрьдә Киров авылы клубында «Без бергә» хәйрия концерты булачак. Җырлы, биюле тамашаны оештыруның максаты- махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга ярдәм итү.
-
Германиядә хезмәт иткән Актаныш ветераннары махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм күрсәтте
Актаныш районының хәрби җәмәгать оешмаларыннан Германия жирләрендә Совет гаскәрләрендә хәрби хезмәттә булган ветераннар янә хәйрия акциясенә кушылды.
-
Яңа Әлемнең ипи пешерү комбинатында эшләүче хатын-кыз махсус хәрби операциядәге солдатларны дроннан саклаучы япма тегәчәк
Актаныш районында игелекле кешеләр яши. Махсус хәрби операция башланганнан бирле халкыбызның кеше кайгысына битараф булмавы, хәләл хезмәт хакыннан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә авызыннан өзеп ярдәм күрсәтүе күз алдында. Яңа Әлем авылында ипи пешерүче Альбина Муллахмәтова эштән бушаган арада дроннардан саклаучы япмалар тегәчәк. Аның әлеге изге гамәлгә тотынуы- җиңүгә үзеннән өлеш кертү ул.
-
Әтәс авылында узган төндә янгын чыгып райондашыбыз өйсез калды- Ярдәм итик!
Узган төн Әтәс авылында яшәүче Флүзә Анисимова өчен олы борчу алып килә, өе яна. Кышка кергәндә баш очыңда түбәң булмаудан да яман нәрсә юктыр. Бу хакта безгә Флүзә Рафак кызының күршеләре ярдәм сорап хәбәргә чыкты.
-
Актанышның икенче мәктәбендәге хәйрия ярминкәсендә 82 мең сумга якын акча җыелды
Бүген Актанышның 2нче мәктәбе укучылары һәм коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе үткәрделәр. Чарага килүчеләрнең актив катнашуы нәтиҗәсендә яхшы гына күләмдә — 81 711 сум 60 тиен акча җыелды!
-
Гуманитар ярдәм: Махсус хәрби операциядәге Актаныш сугышчыларына квадрокоптерлар кирәк
Озакламый көзнең истәлекле бәйрәмнәре килеп җитәр. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызны да әлеге истәлекле көннәрдә без- актанышлылар бәйрәм рухы, туган як җылысы белән яңадан яңа җиңүләргә рухландырырга телибез. Нәкъ тә шушы максатны күздә тотып ноябрь ае башында Актаныштан Украина якларына унбишенче гуманитар ярдәм машинасы юлга кузгалачак.
-
Технология техникумы буыннар арасында чын күпер төзеде
Актаныш технология техникумы өлкәннәр көненә, укытучылар һәм урта һөнәри белем хезмәткәрләре көненә багышланган искиткеч бәйрәм үткәрде
-
Актаныш технология техникумында махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләребез хөрмәтенә мемориаль такталар ачу тантанасы узды
Тантанада район башлыгы Ленар Зарипов, студентлар, шулай ук һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары катнашты.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов ветераннарыбызга Рөстәм Нургали улының бүләкләрен тапшырды.
Өлкәннәр көне уңаеннан Ленар Рафак улы Бөек Ватан сугышы елларында Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән мөхтәрәм ветераннарыбызны тәбрикләде
-
4 октябрь көнне Актанышта беренче көзге өмә узачак
Һәр оешма-предприятие үз карамагында булган җирләрдә чисталык тәэмин итәчәк. Шулай ук күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә бу эшкә кушылсын иде. Тирә-ягыбызның чисталыгы үзебезнең кулларда
-
Ленар Зарипов: Берләшү көне - юридик акт кына түгел, ул тыныч тормышка, үз мәдәниятен һәм телен саклап калуга омтылучы халыкларның бердәмлеге символына әверелде
Район башлыгы Ленар Зарипов «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның югары сыйныф укучылары белән очрашып әлеге көннең әһәмияте, бүгенге сәяси вазгыять хакында әңгәмә корды.