Актаныш технология техникумында махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләребез хөрмәтенә мемориаль такталар ачу тантанасы узды
Тантанада район башлыгы Ленар Зарипов, студентлар, шулай ук һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары катнашты.
Бүген районыбызда мөһим вакыйга узды. Актаныш технология техникумында, шушы уку йортында белем һәм һөнәр үзләштергән райондашларыбыз - махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләребез хөрмәтенә мемориаль такталар ачу булды. Тантанада район башлыгы Ленар Зарипов, студентлар, шулай ук һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары катнашты.
Бу инициатива тынычлык һәм иминлек өчен үз гомерләрен биргән геройлар истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Чара барышында Ленар Зарипов батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән райондашларыбызның хәтерен саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Техникум хезмәткәрләре күңелгә үтеп керерлек чыгышлар әзерләделәр, аларда үз студентларының тормышы, аларның хыяллары һәм омтылышлары турында сөйләделәр. Геройларны искә алырга килгән һәркемгә рәхмәт сүзләре, шулай ук тыныч киләчәк өчен көрәшне дәвам итүчеләрнең бердәмлегенә һәм ярдәменә чакыру яңгырады.
Руслан Усманов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев