Гуманитар ярдәм: Махсус хәрби операциядәге Актаныш сугышчыларына квадрокоптерлар кирәк
Озакламый көзнең истәлекле бәйрәмнәре килеп җитәр. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызны да әлеге истәлекле көннәрдә без- актанышлылар бәйрәм рухы, туган як җылысы белән яңадан яңа җиңүләргә рухландырырга телибез. Нәкъ тә шушы максатны күздә тотып ноябрь ае башында Актаныштан Украина якларына унбишенче гуманитар ярдәм машинасы юлга кузгалачак.
Бүген “Яшьлек” яшьләр үзәгендә батыр егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Үзәкнең ишекләре ябылып тормый, шәхси затлар, оешма-предприятие коллективлары, эшмәкәрләр азык-төлек, кием-салым китерә. Әле генә исемен әйтергә теләмәгән ханым тартмасы белән солдатларга шоколадлар, җылы носкилар, чәйләр тапшырып киткән.
Иске Сәфәр мәктәбе һәм балалар бакчасы укытучылары, тәрбиячеләре, укучылар һәм аларның ата-аналары да бик күп кирәк-ярак әзерләгән.
«Без бергә» ярдәм фонды волонтеры Фирдания Нурулина бу игелекле райондашларыбызга олы рәхмәтен җиткерде, сөйләшкәндә дә Фирдания апа тик тормый, тартмадагы әйберләрне аера тора:
Солдатларыбызга иң кирәкле әйберләр болар! Медикаментлар, җылы носкилар, чәй, куертылган сөт, сабын, теш пастасы һәм щеткасы, кырынгычлар- боларның берсе дә артык түгел,- ди волонтер.
Гуманитар ярдәм җыю ничегрәк бара, дип сорыйм Фирдания ападан.
Акрынлык белән булса да ярдәм җыела. Хәзер без яу кырындагы егетләрнең сораулары буенча эшлибез. Мәсәлән, алар кулдан бәйләнгән оекбашларга караганда кибет носкиларына өстенлек бирә. Ут эчендә бит алар, яннан сызгырып үткән пулялар аякны да эләктереп алып китәргә мөмкин, без андый чакта аяк киемен тиз генә салып ыргытабыз, шуңа җиңел кроссовкалар, кибет носкилары безгә уңайлы дип аңлаталар.
Токмач кисүләрне дә туктатып тордык. Ләкин токмач кисеп алып килүчеләрне кире бормыйбыз, әзер токмачларны Чаллыдагы коры ашлар әзерләүче волонтерларга тапшырабыз. Фәнизә исемле волонтер апа ире белән өендә күпләп коры ашлар ясый, тозлы кыярларны да аларга озатабыз. Москит челтәрләр үрә торган материаллар кыйммәтләнде, шуңа сеткаларны үрүгә караганда интернет- кибеттән кайтарту очсызга чыга. Менә шундыйрак үзгәрешләр бездә.
«Без бергә» ярдәм фондының телеграм-каналында хәрби кораллар кирәк дип игълан иттегез, андый коралларны табу кыен түгелме?
Mavic 3T дигәне 375 мең сум тора, аны бер якташыбыз соравы буенча сатып алдык. (Mavic 3T- төнге дрон, тепловизион һәм визуаль камера белән җиһазландырылган квадрокоптер). Ә бер егетебезгә 165 мең сумлык Mavic кирәк, шулай ук аңа москит челтәр, рация алып җибәрәчәкбез. Төрле чыганаклардан эзлибез, кораллар ныклы да, очсыз да булсын дип тырышабыз.
Бүген ут эчендә квадроциклларга ихтыяҗ зур. Ундүртенче гуманитар ярдәм белән бер квадроцикл алып җибәрелде. Аның бәясе 600 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр йөри. Яралыларны бәрелеш кырыннан алып чыгу өчен тизйөрешле мотоцикл, питбайклар кирәк. Яралыны артка утыртыпмы, иңсәгә салыпмы, аркага бәйләпме алып чыгу өчен инде болары. Һәрвакыттагыча машиналар сорыйлар. Нива, УАЗларның тышкы кыяфәтләрен матурлап интекмәгез, безгә техниканың йөреп торуы мөһим, ди солдатлар. Кузовларны үзләренә яраклаштырып кисәләр, ачык техника ясыйлар. Куркыныч янаган вакытта, дошман дроннары шартлаганда тиз генә сикереп төшеп калырга икән анысы,- диа аңлата Актаныш яугирләре белән һәрвакыт элемтәдә торучы Фирдания апа.
Көннәр суыта, сугыш барган якларда да һава торышы үзгәрә, эчке җылы киемнәргә кытлык башлана. Волонтерлар һәр солдатка әзерләнгән посылка эченә сигезәр данә термокием салырга планлаштыра. Чөнки сугыш бәрелешләрендә кием юарга, киптерергә вакыт та, мөмкинлек тә чикле. Окоп шәмнәре, газ баллоннары да артык булмас. Әлегә былтыр ясаган окоп шәмнәрен җибәрәчәкләр.
Егетләребез Курск ягындагы бәрелешләрдә катнаша. Кан эчендә яткан яралыларны исән калдырырга беренчел медицина кирәк-яраклары- авыртуны баса торган дарулар, бинтлар, жгут һәм башка препаратлар сорадылар.
Әлегә «Без бергә» ярдәм фондының исәп-хисап счетында 136 мең сум халыктан җыелган акча бар. Тагы да ярдәм күрсәтүчеләргә бик рәхмәтле булыр идек, – ди Фирдания апа.
Актанышлылар авыр вакытта тиз берләшә, мохтаҗларга соңгы телем икмәген чыгарып бирә торган халык. Бу юлы да сынатмаслар, яу кырында, моңарчы күрелмәгән шартларда илебезнең киләчәге өчен көрәш алып баручы якташларыбызны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итәрләр. Саннарга күз салсак, икеләнү була да алмый. Махсус хәрби операция башланган көннән алып Актаныш районы халкы яу кырына һәм Донецк Халык Республикасына ундүрт тапкыр гуманитар ярдәм озатты. Йөк машиналары алып киткән медикаментлар, азык-төлек, хәрби кирәк-яраклар, техниканың гомуми бәясе 45 миллион сумнан да арта.
Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев