Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актаныш халкы СВОга җибәргән гуманитар ярдәм солдатларыбызны җиңүгә рухландырсын!

Бүген Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы Украинага китте.

Чираттагы ярдәм партиясен җыюда Актаныш районының барлык авыл җирлекләре, оешма — предприятие хезмәткәрләре, шулай ук районыбызның битараф булмаган өлкән һәм яшь кешеләре катнашты. 

Бу изге эштә гаять активлык һәм энтузиазм белән гуманитар ярдәм җыю, аны яхшылап тартмаларга тутыру эшен башкарган "Без бергә" фонды волонтерларына аерым рәхмәт белдерәбез. 

Җирлегебез халкы төрле азык-төлек, кием-салым, гигиена кирәк-яраклары һәм дару препаратлары алып килде. Күпләр финанс ярдәме күрсәтте, бу безнең якташ солдатлар өчен кирәкле әйберләрне тагын да күбрәк җыярга, аларның запросларын үтәргә мөмкинлек бирде.

Якташларыбызның кул-аякларын гына түгел, ә йөрәкләрен дә җылытучы гуманитар ярдәмебез адресатларына исән-имин барып җитәр дип өметләнәбез. «Яшьлек» яшьләр үзәгендә җыелган гуманитар ярдәм яхшылап төрелеп, тартмаларга тутырып куелган иде, барлык тартмаларны, сугыш кирәк-яракларын Чечня сугышы ветераннары тигезләп йөк машинасы арбасына төяде. Волонтерыбыз Руслан Ханов махсус хәрби операция зонасына уналтынчы тапкыр олы юлга сәфәр чыга:

-Егетләребезнең кулларына шушы күчтәнәч-ярдәмнәрне тапшырырга язсын иде,- ди батыр юлчыбыз. 

Махсус хәрби операция зонасында булган барлык хәрбиләргә тизрәк сау-сәламәт булып туган илебезгә кайтырга язсын.

Актаныш халкы СВОга җибәргән гуманитар ярдәм солдатларыбызны җиңүгә рухландырсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев