Германиядә хезмәт иткән Актаныш ветераннары махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм күрсәтте
Актаныш районының хәрби җәмәгать оешмаларыннан Германия жирләрендә Совет гаскәрләрендә хәрби хезмәттә булган ветераннар янә хәйрия акциясенә кушылды.
Ветераннарыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга ярдәм итте, «Без бергә» рәсми ярдәм фондына 37 800 сум акча тапшырдылар. Волонтерлар әлеге акчаларга неонацизмга каршы көрәшүче якташларыбыз соравы буенча бронежилетлар кайтарта.
Актаныш районыннан кайнар ноктага озатылган алдагы гуманитар ярдәм йөген әзерләүдә дә ГСВГ ветераннары актив өлеш керттеләр. 33 мең сум акчалата ярдәм бирделәр. Шушы көннәрдә китәчәк гуманитар йөкне тулыландырып, 1232 полк өчен 28 мең сумлык электр генераторы алып бирделәр.
ГСВГ ветераннары райондагы башка хәрби группаларны да әлеге игелекле эшкә кушылуларын чакырып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев