«Без бергә» төркеме волонтер-артистлары Татар Ямалысы авылында хәйрия концерты күрсәтте
Актаныш районы волонтерлары һәм «Без бергә» төркеме артистлары махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга ярдәм йөзеннән район авылларына барып хәйрия концертлары куя. Шушы көннәрдә игелекле райондашларыбыз Татар Ямалысы авылы халкына җырлы-биюле тамаша күрсәттеләр. Тамашадан 18 мең сум акча керде.
"Без бергә" концерт төркеме оешуга ике елга якын. Актаныш артистлары белән үзешчәннәребез районыбыз авыллары буенча гастрольләргә йөрүне туктатмый, һәр җирлектә аларны көтеп алалар, халык зал тутырып хәйрия концертларына килә, билет бәясеннән тыш та махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм булсын дип өстәмә акчалар тапшыра.
Быелгы концерт сезонында "Без бергә" төркеме район волонтерлары белән Актаныш районы авылларына бардылар, шулай ук ут күршеләребез Башкортостанның Илеш районы Ябалак авылында да чыгыш ясадылар. Илешлеләр үзләре дә актив, Актаныш районының Кәзкәй һәм Тыңламас авылларында хәйрия концертлары куйдылар. Илебездәге вәзгыять менә шулай араларны тагы да якынайта, уртак максат- Җиңүгә омтылыш дуслык җепләрен ныгыта.
21 ноябрьдә «Без бергә» төркеменең талантлы артистлары Татар Ямалысы авылы халкына җырлы-биюле тамаша тәкъдим итте. Ватанга, туган авылга, сөйгән ярга багышланган җырлар, патриотик хисләр белән сугарылган нәфис сүз номерлары беркемне дә битараф калдырмады, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
Татар Ямалысы үзе дә геройлар үстергән авыл. Зиннур һәм Денис Мадыховлар, Артур Салихҗанов, Зөфәр Закиров, Илдар Давытов Россиянең киләчәге өчен яу кырында көрәш алып баралар. СВО авыл халкына олы югалту да китерде. Контракт төзеп Украинага киткән Виталий Мостафин каты бәрелешләрдә батырларча һәлак булды. Әлеге авылдашларының исемнәрен, аларның гаиләләрен Татар Ямалысы авылы халкы онытмый, горурлана, ничек тә үзләренә, якыннарына ярдәм итәргә тырыша. Шуңа да концертка актив булып килгәннәр иделәр.
Хәйрия концертыннан 18 мең сум акча керде. Әлеге акчалар махсус хәрби операциядәге егетләребезнең запросларын үтәү өчен тотылачак.
Оештыручыларга, катнашучыларга һәм хөрмәт итеп килгән барлык тамашачыларга ихластан рәхмәт сүзләре генә әйтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев