22 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Актаныш урманнарындагы кабаннарны африка чумасы дуңгызы авыруына тикшерәләр
15 ноябрьдән 28 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгызы чумасын профилактикалау буенча «Кыргый кабан» айлыгы игълан ителде. Актаныш районы ветеринария берләшмәсе аучылык җәмгыяте белән берлектә айлык кысаларында профилактика эшен башлап җибәрде. Урман-кырларда йөрүче өч кабан дуңгызы тотылып, биологик үрнәкләре тикшерү өчен Казандагы лабораториягә җибәрелде.
-
Мәскәүдә давыл чыгып яшь кыз һәлак булган
Мәскәүдә Башкортстанда туып-үскән 22 яшьлек Алина исемле кызның өстенә тимер беседка ауган. Кыз шунда ук вафат булган.
-
Аш пешергәндә пәрдәгә ут капкан...
Башкортстанда бер хатын пәрдә янып китү аркасында һәлак булган.
-
Педиатр татарстанлыларга ничек итеп балаларда симерү чирен кисәтү турында сөйләде
Балаларда симерү чире бүген Татарстан һәм, гомумән, Россия өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Баланы артык авырлык җыюдан ничек саклау һәм симерүнең куркынычы турында «Татар-информ»га Казан медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы һәм Казан дәүләт медицина университетының педиатрия кафедрасы доценты, табиб-педиатр Илдус Лотфуллин аңлатты.
-
«Без бергә» төркеме волонтер-артистлары Татар Ямалысы авылында хәйрия концерты күрсәтте
Актаныш районы волонтерлары һәм «Без бергә» төркеме артистлары махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга ярдәм йөзеннән район авылларына барып хәйрия концертлары куя. Шушы көннәрдә игелекле райондашларыбыз Татар Ямалысы авылы халкына җырлы-биюле тамаша күрсәттеләр. Тамашадан 18 мең сум акча керде.
-
Иске Байсар балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык чара күрсәттеләр
Иске Байсар балалар бакчасы тәрбиячеләре- Гөлнара Кашапова катнаш зурлар төркемендә «Юллар тәртип ярата», икенче кечкенәләр төркемендә Рузилә Садриева «Юлларда сак бул» дип исемләнгән ачык чара күрсәттеләр.