Иске Байсар балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык чара күрсәттеләр
Иске Байсар балалар бакчасы тәрбиячеләре- Гөлнара Кашапова катнаш зурлар төркемендә «Юллар тәртип ярата», икенче кечкенәләр төркемендә Рузилә Садриева «Юлларда сак бул» дип исемләнгән ачык чара күрсәттеләр.
Балаларның әниләре дә бу тәрбияви чарада катнаштылар, дәресне карап, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп утырдылар. Тәрбиячеләр әти-әниләрне һәрвакыт тәрбия эшчәнлегенә тарта, чөнки өлкәннәр балаларына үз-үзен тотышлары, эш-гамәлләре белән үрнәк.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова тәрбиячеләрнең эшчәнлеген югары бәяләп рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм юл йөрү кагыйдәләрен тагы да ныграк үзләштерергә ярдәм итүче махсус эш дәфтәрләре бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев