Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш урманнарындагы кабаннарны африка чумасы дуңгызы авыруына тикшерәләр

15 ноябрьдән 28 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгызы чумасын профилактикалау буенча «Кыргый кабан» айлыгы игълан ителде. Актаныш районы ветеринария берләшмәсе аучылык җәмгыяте белән берлектә айлык кысаларында профилактика эшен башлап җибәрде. Урман-кырларда йөрүче өч кабан дуңгызы тотылып, биологик үрнәкләре тикшерү өчен Казандагы лабораториягә җибәрелде.

Африка дуңгызы чумасы кабаннарга һәм йорт дуңгызларына зыян салучы йогышлы авыру. Актаныш районында дуңгыз асрамасалар да, профилактика эшләре бездә дә алып барыла. "Кыргый кабан" айлыгы кысаларында районыбыз урман-кырларында яшәүче өч кабан дуңгызы тотылып, биологик үрнәкләре тикшерү өчен Казандагы лабораториягә озатылды. 

Актаныш районында терлекләр арасындагы авырулар тискәре мониторингта. Республикада профилактика айлыгы барышында райондагы кыргый хайваннарга, аеруча кабаннарга игътибарны тагы да арттырабыз. Ветеринария хезмәткәрләре, «Россельхознадзор», аучылык җәмгыяте вәкилләре белән кабаннар йөри торган басуларга, урманнарга чыгабыз, эзләрен карыйбыз, тикшерәбез. Лаборатория анализлары да яхшы булыр дигән ышанычта калабыз,- диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев