7 февраль 2025 яңалыклары
-
Иске Богады авыл җирлегенә җитәкче итеп Рания Әхмәтова билгеләнде
Иске Богады авыл җирлегенә яңа җитәкче - Әхмәтова Рания Миркасим кызы билгеләнде. Бүгеннән җирлектә Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкарачак ул.
-
Актаныш көрәшчеләре Сарманнан җиңеп кайтты
Сарман районында СССРның спорт мастеры Хаҗип Гәрәев истәлегенә ирекле көрәш буенча мавыктыргыч ярышлар узды. Турнирда 13 командадан 156 көрәшче катнашты, бу конкуренциянең югары дәрәҗәдә булуын һәм әлеге спорт төре белән кызыксынучыларның күплеген күрсәтә.
-
Яшь чаңгычыларыбыз «Татарстан чаңгы юлы 2025» бәйгесен башлап җибәрде
Бүген Актаныш районының «Бүләк» чаңгы базасында балалар бакчалары һәм 1, 2 сыйныф укучылары «Татарстан чаңгы юлы 2025» бәйгесен башлап җибәрде. Балаларны күңелле стартларга Актаныш районы башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов белән «БлагоДарение» хәйрия фонды, Актаныш районы чаңгы федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов дәртләндереп, кышкы спорт бәйрәме белән котладылар.
-
Иске Кормаштан Әскәровларны Татарстан Иҗтимагый палатасында «Иң яхшы кышкы бизәлеш» конкурсындагы уңышлары өчен бүләкләделәр
Бүген Казанда социаль челтәрдә иҗтимагый тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланган «Ишегалдын иң яхшы кышкы бизәү буенча республика конкурсы»нда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Актаныш районы Иске Кормаш авылыннан Әскәровлар гаиләсе дә бар.
-
Актанышның беренче мәктәбе командасы «Тату сыйныф серләре» конкурсының республика турында катнашачак
Бүген Актанышта «Тату сыйныф серләре» конкурсы узды. Районкүләм финал бәйгесендә Актанышның беренче мәктәбе командасы Гран при отты.
-
Гашыйклар көне якынлаша- сөйгәнегезгә бүләк әзерләргә онытмагыз!
14 февраль- Гашыйклар көне! Ул бәйрәм серле, мавыктыргыч, күңеллләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм. Чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бар микән ул?!
-
Дума депутатлары хәл итә: СВОдан соң 36 сәгатьлек эш атнасына күчәргә мөмкинбез
Дәүләт Думасында махсус хәрби операция тәмамланганнан соң 36 сәгатьлек эш атнасы турында проект кертергә планлаштыралар.
-
«Тату сыйныф серләре» әти-әниләрне мәктәпкә якынайта!
Бүген «Тату сыйныф серләре» конкурсында Актаныш районының иң актив, иң җитез, иң акыллы класс командалары ачыклана.
-
Вольф Мессингның Россиягә карата 2025 елга фаразлары чынга ашармы?
Советлар Союзы патриоты булган билгеле күрәзәче Вольф Мессинг, Русия өчен үзенчәлекле киләчәк, дип ышандырган булган.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт гербы көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлады.