Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Яшь чаңгычыларыбыз «Татарстан чаңгы юлы 2025» бәйгесен башлап җибәрде

Бүген Актаныш районының «Бүләк» чаңгы базасында балалар бакчалары һәм 1, 2 сыйныф укучылары «Татарстан чаңгы юлы 2025» бәйгесен башлап җибәрде. Балаларны күңелле стартларга Актаныш районы башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов белән «БлагоДарение» хәйрия фонды, Актаныш районы чаңгы федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов дәртләндереп, кышкы спорт бәйрәме белән котладылар.

«Россия чаңгы юлы» проекты кысаларында узучы «Татарстан чаңгы юлы 2025» ярышларында 1-8 сыйныф укучылары катнашында «Әти-әни һәм мин» бәйгесе дә оештырылды. 

«Татарстан чаңгы юлы 2025» чаңгы бәйрәме иртәгә, 8 февральдә тагы да зуррак масштабта дәвам итә.

Бәйге нигезләмәсе белән кабат танышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев