Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

«Тату сыйныф серләре» әти-әниләрне мәктәпкә якынайта!

Бүген «Тату сыйныф серләре» конкурсында Актаныш районының иң актив, иң җитез, иң акыллы класс командалары ачыклана.

Зәлия Сафина Богады мәктәбенең 7 сыйныфында укый. Сыйныфларында 3 кыз, 3 егет. «Тату сыйныф серләре» конкурсына көн саен ныклап әзерләнгәннәр, дәресләрдән соң актлар залыннан чыгып та тормаганнар. Әти-әниләре эштән соң бәйгегә әзерләнергә туп-туры мәктәпкә килгән.

-Безне укытучыларыбыз Тәнзилә апа, Инзилә апа, Ләйлә апалар җырларга, биергә өйрәттеләр, бергәләп сценарийлар яздык. Әти-әниләр белән мәктәптә әзерләнү безгә бик ошады, бергә булгач, бик күңелле,- ди әле генә «Тату сыйныф серләре» бәйгесе сәхнәсендә чыгыш ясап чыккан кыз.

 

Богады мәктәбе командасы белән бергә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсендә тагын 9 уку йортының ата-аналар комитеты чыгыш ясый. Актаныш район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова җитәкчелегендәге жюри Богады һәм Теләкәй зоналарында сайлап алу турыннан район финалына үткән иң-иңнәрне  бәяли.

«Тату сыйныф серләре»-  укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны, мәктәпне берләштерүче бәйге. Максаты- җиңү генә түгел, ә бәйгегә әзерлек чоры. Монда балалар, әти-әниләр, укытучылар берләшә, алга таба да җыелырга, аралашырга дигән уйлар туа. Конкурс әти-әниләрне мәктәпкә якынайта,-ди Раниза Митьян кызы. 

 

«Тату сыйныф серләре» бәйгесе ике өлештән тора, беренче «Сәламләү» өлешендә командалар үзләренең сәләтләрен күрсәтә, икенчесендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган проект эшен яклый. Һәр чыгышка регламент 5 минут куелган.

Жюри кыска гына вакыт эчендә теманы ача алган командаларга өстенлек бирә. Тагын төп шарт- бәйге чыгышларында әти-әниләр, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре катнашырга тиеш. Җиңүче сыйныф республика бәйгесендә районыбыз данын яклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев