Актаныш

Актаныш районы

16+
Пар балдаклар

Гашыйклар көне якынлаша- сөйгәнегезгә бүләк әзерләргә онытмагыз!

14 февраль- Гашыйклар көне! Ул бәйрәм серле, мавыктыргыч, күңеллләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм. Чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бар микән ул?!

Бу хистән башка дөньяда яшәүнең яме генә түгел, мәгънәсе дә булмас иде. Яратканда нәрсә өчендер түгел, ә бернигә дә карамастан ярата адәм баласы. Дөньяда hәр кеше сөяргә hәм сөелергә хаклы, hәр кеше хыялый мәхәббәткә табынып, ышанып, омтылып яши.

Татар халык бәйрәме булмаса да, аны дөньяның күп илләрендә, шул исәптән Россиядә дә билгеләп үтәләр. Бу көн – бер-береңә назлы сүзләр әйтеп, арадагы мәхәббәт ялкынын тагын да көчәйтү өчен яхшы мөмкинлек. Гашыйклар көнендә, гадәттә, ир-егетләр сөйгән ярларына онытылмас романтик кич бүләк итә, кызлар да сөйгәннәрен үзенчәлекле бүләкләре белән сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев