Иске Кормаштан Әскәровларны Татарстан Иҗтимагый палатасында «Иң яхшы кышкы бизәлеш» конкурсындагы уңышлары өчен бүләкләделәр
Бүген Казанда социаль челтәрдә иҗтимагый тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланган «Ишегалдын иң яхшы кышкы бизәү буенча республика конкурсы»нда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Актаныш районы Иске Кормаш авылыннан Әскәровлар гаиләсе дә бар.
"Ишегалдын иң яхшы кышкы бизәү буенча республика конкурсы"н «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы оештыра.
"Кешеләр үз ишегалларының матур бизәлешен республика халыкына тәкъдим итте. «Татмедиа» платформасында, әлбәттә, аларны күбрәк кеше күрә, күбрәк кеше үз фикерен әйтә ала. Чынлыкта исә сокланулы бәяләмәләр - шулай ук зур бүләк», - диде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының ВКонтактедагы рәсми битендә иң яхшы Яңа ел ишегалды өчен тавыш бирүдә 18 703 кеше катнашты. 2025 елда бу конкурста Мөслимнән Камаловлар гаиләсе җиңүче булды. Түбән Каманың Кайманов урамындагы 11 нче йорт ишегалды 2 нче урынны алды. 3 нче урынны Актаныш районының Иске Кормаш авылыннан Данияр Әскәров яулады. Данияр һәм Тәрҗимә ясаган кар сыннары өчен 3 086 кеше тавыш бирде (39,46%). Яңа ел скульптураларыннан һәм йорт коймасы буендагы чыршыдан тыш, гаилә кардан 2025 ел символы булган 11 метрлы гаять зур елан ясаган иде.
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев татарстанлыларның иҗади ярышларга кызыксынуы артуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев