Яңалыклар
-
Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенең шахмат-шашка командасы республика ярышында 2 урынны яулады
15-16 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның мөмкинлекләре чикле кешеләре арасында шахмат - шашка чемпионаты узды. Әлеге ярышларда Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы да катнашты һәм призлы урынга лаек булды.
-
Актанышта «Каршы як полоса» профилактик акциясе дәвам итә
18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Татарстанда «Каршы як полоса» профилактик акциясе бара. Бүген Актаныш районы ЮХИДИ инспекторлары Актаныш районы аша узучы М-7 трассасындагы кагыйдә бозучыларны тикшерде.
-
Ак Барс Банк проводит акцию: кешбэк за оплату ЖКХ и проезд в общественном транспорте
С начала лета 2023 года более 330 000 клиентов оформили Карту жителя Республики Татарстан, что говорит о высоком интересе среди татарстанцев.
-
Ни хәлең бар, солдат анасы?
Бүген Актаныш районында туып-үскән 200 дән артык ир-егет Украинадагы махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләре өчен көрәшә. Батырларыбызның исән-сау кайтуын әниләр, хатыннары, балалары аеруча өзелеп көтә. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе, Әниләр көне алдыннан махсус хәрби операциядәге якташларыбызның әниләре олы бүләк кабул итеп алды. Чалманарат китапханәсе авылда, күрше-тирә җирлекләрдә яшәүче батырлар тәрбияләп үстергән әниләрне хөрмәтләп «Ни хәлең бар, солдат анасы?» дип аталган патриотик кичә оештырды.
-
Актаныш кызы «Глаголица» халыкара премиясенә лаек булды
Казанда «Глаголица» халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу Россиядәге иң зур балалар әдәби конкурсларының берсе, анда профессиональ жюри яшь язучылар, шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр иҗатын бәяли. Бәйгедә Актаныш районы Әтәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алинә Газиева да катнашып, «Поэзия» номинациясендә җиңде.
-
Муниципальные служащие проходят стажировку в Минземимуществе Республики Татарстан
Сегодня в Минземимуществе РТ открылась двухдневная стажировка на тему «Организация управления имуществом и земельными ресурсами, сдача в аренду имущества и земельных участков и прочее» для муниципальных служащих. В стажировке принимают участие руководители палат имущественных и земельных отношений Апастовского, Актанышского, Пестречинского, Сармановского, Тюлячинского и Тетюшского районов, а также Исполкома Казани.
-
Иң кадерле кешеләр- әниләребезгә багышланган шигырьләр!
Бу атнада иң матур бәйрәм- ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә, 24 ноябрьдә Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Әлеге бәйрәм алдыннан танылган шагыйрьләрнең әниләр турында язган шигырьләрен «Актаныш» сайтында тупладык. Бәйрәмгә изге әзерләгәндә әлеге шигырьләр котлавыгызны тагы да җылырак һәм матуррак итәр.
-
Казан юлында фура җәяүлене бәрдереп сөйрәп барган
Казан юлында Дәрвишләр бистәсендә ярты башсыз һәм аяксыз хатынның гәүдәсен табалар.
-
Актанышның «12+» инструменталь ансамбле «Халкым чишмәсе» конкурсында призлы урынга лаек булды
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә яңа уку елыннан Актаныш муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбенең «12+» инструменталь ансамбле эшләп килә.
-
Кремльдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүнең рәсми логотибын күрсәттеләр
Кремль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүнең рәсми логотибы сурәтен күрсәтте.
-
Әҗәкүл балыкчысы махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга маскировка челтәрләре әзерли
Гомер буе Агыйдел буенда яшәп үз-үзен белгәннән бирле елгада балык каптырып үскән, соңрак балыкчылык белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнгән Илнур Могтазиров ятьмәләрне сугыш һөҗүменнән саклау өчен әзерләрмен дип беркайчан да уйламагандыр. Дөнья вәзгыяте яшәешкә үз кануннарын кертте, иртән уянганда да, йокларга ятканда да күңелдәге шом беркая китми- авылдашлар, райондашлар махсус хәрби операциядә, яу кырында, дроннар яңгыры астында, салкында, юештә илебезгә янаган явыз афәт- неонацизмга каршы көрәшә. Менә шундый уйлар күпләрне волонтерлар сафына китерә.
-
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан Актаныш районының сыендыручы гаиләләре белән очрашу узды
Татарстанда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышлап республиканың барлык районнарында ятим балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар оештырыла. Әлеге уңайдан Актаныш районы да читтә калмады, ятим балаларны сыендырган ата-аналары өчен кирәкле очрашу узды.
-
«Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә Такталачык амбулаториясенә капиталь ремонт тәмамлануга таба
Актаныш районы Такталачык авылындагы участок амбулаториясенә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында капиталь ремонт ясау тәмамланып килә.
-
Оешма коллективларының 63 проценты Яңа ел корпоративларын кайда үткәрәчәген планлаштырган
Күпләр Яңа ел корпоративын үткәрү өчен ресторан-кафелар сайлаган, арада мунча яратучылар да бар.
-
Аномаль җылы һава торышы Актанышта 1 декабрьгә кадәр дәвам итә
Аномаль җылы һава торышы Актанышта ким дигәндә 1 декабрьгә кадәр дәвам итә, ди синоптиклар.