Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан Актаныш районының сыендыручы гаиләләре белән очрашу узды
Татарстанда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышлап республиканың барлык районнарында ятим балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар оештырыла. Әлеге уңайдан Актаныш районы да читтә калмады, ятим балаларны сыендырган ата-аналары өчен кирәкле очрашу узды.
Сыендыручы гаиләләр белән очрашу Нотариус бинасында үтте. Ятим балалар тәрбияләүче ата-аналарга, опекуннар, уллыкка алучыларга опека һәм попечительлек, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе, эчке эшләр бүлеге вәкилләре төрле яклы киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде, сорауларына җавап бирде.
Әлеге акция 20 ноябрь, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында үткәрелә. Хокукый ярдәмгә мохтаҗлар белгечләргә балаларның хокукларын гамәлгә ашыруга һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы сораулар бирә алачак. Бу категориягә шул исәптән яки опекун булырга планлаштыручылар, шулай ук аз керемле гаиләләр дә керә.
Моннан тыш, бу көнне республикада тематик әңгәмәләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм рәсем конкурслары узачак. Теләге булган һәркем балалар хокукларын гамәлгә ашыру һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклау турында кирәкле мәгълүмат ала алачак.
Моңарчы Татарстанда балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев