Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Әҗәкүл балыкчысы махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга маскировка челтәрләре әзерли

Гомер буе Агыйдел буенда яшәп үз-үзен белгәннән бирле елгада балык каптырып үскән, соңрак балыкчылык белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнгән Илнур Могтазиров ятьмәләрне сугыш һөҗүменнән саклау өчен әзерләрмен дип беркайчан да уйламагандыр. Дөнья вәзгыяте яшәешкә үз кануннарын кертте, иртән уянганда да, йокларга ятканда да күңелдәге шом беркая китми- авылдашлар, райондашлар махсус хәрби операциядә, яу кырында, дроннар яңгыры астында, салкында, юештә илебезгә янаган явыз афәт- неонацизмга каршы көрәшә. Менә шундый уйлар күпләрне волонтерлар сафына китерә.

«Без бергә» волонтеры Лилия Гыйкрамина махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның соравы буенча маскировка челтәрләрен ясарга «Курчак» дип аталган ятьмә материалы төргәкләрен кайтарта. Үтә дә нечкә ефәк җепләрдән үрелгән «Курчак»ны чәбәләндерми, чияләндерми сүтү, тиешле зурлыкта кисү үтә дә четерекле эш булып чыга. Лилия мондый эшне бары балык ятьмәләре үргән кеше генә башкарып чыга ала дигән фикергә килә дә Әҗәкүлдә яшәүче Илнур Могътазировка мөрәҗәгать итә.

Авылның мәдәниятен гөрләтүче клуб мөдире Илнур абый ялындырып тормый, бер әйтүдән эшкә тотына. Вакыты булган саен машинасын кабыза да Актанышка «Без бергә» штабы урнашкан «Яшьлек» яшьләр үзәгенә килә. Төргәкне волонтер егетләр белән акрынлап сүтеп тиешле зурлыкта кисә. Маскировка сеткасы нигезен солдатлар сораганча, баштарак 6 метрга 7 метр, соңрак 7 метрга 9 метр итеп тигезләп кисәләр. Алар блиндажларны, хәрби техникаларны каплау өчен кулланылачак. Илнур Могтазиров кулдашлары белән 50 данә маскировкага нигез әзерләгән.

Россиядәге һәркемгә, шул исәптән Илнур абыйга да махсус хәрби операция мәңге төзәлмәс җан ярасы. Туганы Саша Сергеев контракт төзеп инде елга якын дошманнарга каршы көрәшә. Ә Сергейның апасының улы Нияз Фәррахов илебез мәнфәгатьләре өчен барган бәрелештә батырларча һәлак булды. Асыл егетләребезнең гомерен саклау, аларга ничек тә ярдәм итү теләге Илнур Могътазировның да, башка райондашларыбызның да күңеленнән бер дә китми. Шуңа күрә һәркем кулыннан килгәнчә волонтерларыбызга булыша.

  

«Яшьлек» бинасында әзерләнгән материалларны Актаныш районы авыларына таратачаклар, җирлекләрдәге волонтер хатын-кызлар ятьмәне кысага тарттырып ячейкаларына тасмалар бәйләячәк, шулай ук капламаны тасмаларны шакмаклар аша уздырып та ясаячаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев