Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенең шахмат-шашка командасы республика ярышында 2 урынны яулады
15-16 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның мөмкинлекләре чикле кешеләре арасында шахмат - шашка чемпионаты узды. Әлеге ярышларда Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы да катнашты һәм призлы урынга лаек булды.
Ике көн дәвам иткән шахмат-шашка чемпионатында Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Менделеевск, Казан шәһәр, районнарыннан, Актаныш, Балтач, Мамадыш, Яшел Үзән, Саба, Кукмара, Чирмешән,Чистай, Яңа Чишмә һәм башка районнардан килгән мөмкинлекләре чикле кешеләр акыл уенында көч сынашты. Нәтиҗәләр Актаныш командасы өчен аеруча шатлыклы: мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны туплаган команда мактаулы 2 урынны яулады. Республика авыл районнары арасында 1 урын Кукмара, 2 урын Актаныш, 3 урын Саба, шәһәр командалары арасында 1 урын Түбән Кама, 2 урын Азнакай, 3 урын Чаллы шәһәре командаларыныкы.
23 ноябрь көнне Казанда татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган еллык спорт чараларына йомгаклау тантанасы була. Актанышның 5 спортчысы бүләкләү кичәсенә чакыру алды. Актаныш районы инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Разетдинова җитәкчелегендә спорт осталарының әлеге тантаналы чарада катнашуы көтелә. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, хәерле сәфәрләр, якты эмоцияләр теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев