18 август 2023 яңалыклары
-
Вакыйгалардан хәбәрдар булырга һәм төп чыганактан актуаль мәгълүмат алырга телисезме?
Районыбызның рәсми төркемнәренә кушылыгыз!
-
Актаныш районы мәктәпләре яңа уку елына әзер: Иң яхшыларны бүләк көтә (фотолар)
Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге комиссия районыбыз мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
-
Районыбыз мәдәният йортлары төзекләндерү чиратын көтә
Районыбызда барган төзелеш эшләрен даими яктыртып барабыз. Мәдәният йортлары, клубларны капиталь төзекләндерү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Аларның күбесе 1970-1980 нче елларда колхозларның гөрләп торган вакытында башкала архитекторлары тәкъдим иткән проект нигезендә сафка баскан. Еллар үткән, акрынлап халыкны ял иттерә, яшәргә көч-дәрт бирә торган клублар да туза, әле аннан, әле моннан кителә, җимерелә башлый. Хәзер авыл җирлеге башлыклары мәдәният йортларын ремонтлауны сорап бер-бер артлы район-республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыга.
-
Мавыктыргыч атна көтә: 16-23 августка йолдызнамә
Кызып китеп якыннарыгызны үпкәләтә күрмәгез. Бу атнаның шигаре — сабырлык, тагын бер тапкыр сабырлык.
-
Чаллыда Эльвира Камаеваны эзлиләр
Чаллыда 34 яшьлек Эльвира Камаеваны эзлиләр. Ул 1 августта автовокзалдан чыккач югалган, дип хәбәр итә «Орел»ирекле эзләү-коткару отряды.
-
Яңа уку елы алдыннан Ленин проспектында яңа кичү төзелде
Яңа уку елына кергәндә Актанышның Ленин проспектында яңа юл кичүе ясалды. Балалар бакчалары, технология техникумы, Актанышның беренче санлы мәктәбе һәм башка балалар күпләп йөри торган оешмаларга нәкъ шушы урамны кичеп барырга кирәк. Җәяүле кичүе урынлы һәм бик вакытлы төзелде.