Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районы мәктәпләре яңа уку елына әзер: Иң яхшыларны бүләк көтә (фотолар)

Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге комиссия районыбыз мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде.

Комиссия әгъзалары- район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, "Роспотребнадзор"ның Чаллы шәһәре баш табибының Актаныш районы буенча урынбасары Луиза Хафизова һәм башкалар белем учакларында агымдагы ремонт эшләренең сыйфатын, парталар буялышы, санитар-эпидемиологик күзәтчелек идарәсе таләпләре үтәлешен карадылар.

Шулай ук мөһим мәсьәлә- мәктәпләрне педагогик кадрлар белән комплектлаштыру. Укучыларны дәреслекләр белән быелдан тулысынча мәктәпләр тәэмин итә. Бала санынча заказлар ясала, хәзерге вакытта китаплар кайта башлаган инде. 

2023-2024 нче уку елын Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, Теләкәй, Яңа Әлем һәм Күҗәкә мәктәпләре яңа җитәкчеләр белән каршы ала. Мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова бу уку елында башка үзгәрешләр көтелми, диде.

Караулар барышында Ленар Рафак улы үзе укыган Күҗәкә мәктәбенә кергәч, мәктәп елларын сагынып искә алды. Гүя балачак белән хәзерге арасы кул сузымында гына - дәрестә утырган парта да, сыйныфташлар, укытучыларның әйткән сүзләре дә бүгенгедәй хәтердә.

"Роспотребнадзор"ның Чаллы шәһәре баш табибының Актаныш районы буенча урынбасары Луиза Хафизова , мәктәпләр яңа уку елына балаларны кабул итәргә әзер, ди. Яңа санитар таләпләр нигезендә косметик эшләр, җиһазланыш буенча күрсәтмәләр үтәлгән. Чуракай, Иске Байсар, Мари Суыксуы, Иске Кормаш мәктәпләренең азык блогына капиталь төзекләндерү уздырылган. Ашханәләрдә чимал эшкәртү цехлары булдырылган, вентиляция эшли, кайнар һәм салкын су кертелгән, канализация да бар. 

Күз күременә зыян салмас өчен уку бүлмәләрендә яктылык тиешенчә булырга тиеш. Балалар җәен үсеп китә. Шуңа күрә сыйныф җитәкчеләре укучыларның буен исәпкә алырга бурычлы- мәктәп җиһазлары: урындык, парталарны балаларның буй-сынына яраклаштырып көйләү зарур.

Мәктәпләр карауның нәтиҗәләре мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә игълан ителәчәк. Иң яхшы дип табылган педагогик коллективларны саллы бүләкләр көтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев