Районыбыз мәдәният йортлары төзекләндерү чиратын көтә
Районыбызда барган төзелеш эшләрен даими яктыртып барабыз. Мәдәният йортлары, клубларны капиталь төзекләндерү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Аларның күбесе 1970-1980 нче елларда колхозларның гөрләп торган вакытында башкала архитекторлары тәкъдим иткән проект нигезендә сафка баскан. Еллар үткән, акрынлап халыкны ял иттерә, яшәргә көч-дәрт бирә торган клублар да туза, әле аннан, әле моннан кителә, җимерелә башлый. Хәзер авыл җирлеге башлыклары мәдәният йортларын ремонтлауны сорап бер-бер артлы район-республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыга.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов Аккүз авылындагы мәдәният йорты белән танышты. Авыл җирлеге башлыгы Галина Ибраһимова мәдәният йортының кышларын салкын, түбәсеннән су, кар үтүен, бинага кичекмәстән капиталь төзекләндерү кирәклеген әйтте.
Бүгенге көндә Актаныш районының Кәзкәй авылындагы мәдәният йорты төзекләндерелә. Шулай ук Яңа Әлем авылындагы культура йорты яңартыла.
Озак еллар Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән, хәзерге вакытта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова мәдәни учак объектының 1977 елда төзелә башлавын әйтте. Кулланылышка ул өч ел үткәч, 1980 нче елда гына тапшырыла. 2005 елда ике катлы мәдәният сараена капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Хәзерге вакытта биредә мәдәният хезмәткәрләре белән бергә сәламәтлек сагында торучылар, укытучы-педагоглар да авыл халкына хезмәт күрсәтә. Бинада фельдшер-акушерлык пункты, район балалар -яшүсмерләр спорт мәктәбе, сәнгать мәктәбе филиалы, китапханә урнашкан. Төзекләндерүне "Строймаг" җәмгыяте үз өстенә алган. Федераль программа кысаларында кайткан акчаларга су үткәреп җәфалаган түбә тулысынча алыштырылачак. Эчке өлешкә ремонт ясалачак.
Районыбызның Пучы, Татар Ямалысы мәдәният йортларының биналары да бүгенге көн таләпләренә җавап бирми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев