Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Яңа уку елы алдыннан Ленин проспектында яңа кичү төзелде

Яңа уку елына кергәндә Актанышның Ленин проспектында яңа юл кичүе ясалды. Балалар бакчалары, технология техникумы, Актанышның беренче санлы мәктәбе һәм башка балалар күпләп йөри торган оешмаларга нәкъ шушы урамны кичеп барырга кирәк. Җәяүле кичүе урынлы һәм бик вакытлы төзелде.

Бу юл кичүе киң җәмәгатьчелек фикерен искә алып ясалды. Балалар бакчалары, технология техникумы, Актанышның беренче санлы мәктәбе кебек социаль оешмалар якын булганга, балалар, өлкәннәр тарафыннан еш кына бу урында җәяүлеләрнең кагыйдә бозып юл аша чыгу очраклары күзәтелә иде. Хәзер бирегә тизлекне киметүне сорап торучы ясалма түмгәк тә куелды. Актанышта тагын берничә урамда халык теләген искә алып җәяүле кичүләре төзеләчәк.

—Дөрес тизлек сайламау, ашыгып каршы як юлга чыгу, тиешсез җирләрдән юлны кисү — һәлакәтләргә китерүче төп сәбәпләр. Төзексез машина белән юлга чыгу да гомерләрне куркыныч астына куя. Гомерләр бик кадерле, сәламәтлек тә кыйммәт. Юлларда сак булсагыз, бер-беребезне хөрмәт итеп, саклап яшәсәк иде, — ди Актаныш районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Ренат Шәмсиев. 

Балаларыбызның иминлеген тәэмин итү көн кадагында. 

2023 елның 7 аенда республика юлларында 235 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 7  бала һәлак була, 251 е имгәнә. Ни кызганыч, быелгы саннар безне сөендерми. 2023 елның 7  аенда Татарстанда 257  юл фаҗигасе килеп чыккан.  8 бала һәлак була һәм 271 енең сәламәтлегенә зыян килә.

Балалар катнашындагы иң күп юл-транспорт һәлакәтләре август-сентябрь айларына туры килүе мәгълүм. Шуңа күрә яңа уку елы башланыр алдыннан, быел 21 августтан «Игътибар-балалар!» акциясенә старт бирелә. Бу чорда мәктәп укучылары озын җәйге каникуллар тәэсиреннән аерыла алмый әле. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре онытылган, күнекмәләр дә искә төшми.

ЮХИДИ хезмәткәрләре «Игътибар- балалар!» акциясе кысаларында ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына, балалар бакчаларына, мәктәпләргә барып профилактик әңгәмәләр үткәрә, төрле уенлы -рольле конкурслар оештырып балаларның игътибарын юл кагыйдәләрен өйрәтүгә, булган белемнәрне искә төшереп ныгытуга юнәлтә.

Әлбәттә, акция барышында юлда кагыйдәләр бозган малайлар һәм кызлар аеруча күз уңына эләгә- светофорның кызыл утына чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырыла, алар мәктәпләргә җибәрелә. Моның нигезендә индивидуаль тәрбия эшләре үткәреләчәк.

Хәзер караңгы бик тиз төшә. Җылы һава торышы балаларны кичләрен дә урамда уйнарга чакырып тора. Шуңа күрә урамда уйнаганда балаларның кулларына яктылык кайтаргыч беләзекләрне кигертү яки киемнәренә беркетү мөһим.

Акция барышында юлның төп геройлары- автомобиль йөртүчеләр дә көчле контрольгә алына. Пассажир балаларны махсус креслога утыртмыйча юлга чыккан шоферларга закон алдында җавап бирергә туры киләчәк. Җиңел автомобильләрдә hәм йөк машинасы кабинасында 7 яшьтән кечерәк балалар үз авырлыгына hәм буена туры килә торган урындыкка утырып йөрергә тиеш. Автомобильдәге махсус иминлек каешы турында да онытмагыз, каешлар кресло аша уздыру күздә тотып эшләнгән. 7 яшьтән узган балаларны транспортта махсус җайланмаларда йөртергә киңәш ителә.

Еш кына балаларның, үсмерләрнең алгы урындыкка утырасы килә. Чыннан да кайбер машина йөртүче әти-әниләргә ул-кызларының янәшә баруы уңай. 12 яшькә кадәрге балалар салонның алгы өлешендәге урындыкка махсус җайланма- кресло белән утыртылырга тиеш. 

Юл буйларында балаларны караучысыз калдырырга ярамаганлыгын онытмагыз. Үзегез кибеткә, я булмаса башка җиргә бик тизгә генә кереп чыгам, дип, нәни пассажирларыгызны салон эченә бикләп китмәгез. 

Ата-аналар бәгырь җимешләренең иминлегенә бик җитди карасын иде. Өлкәннәргә сабыйларга үрнәк күрсәтеп юлларда тәрбияле йөрү фарыз. Шулай икән, яшь буыннан юл кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итәргә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев