Хәйрия
-
Йөрәктәге җылылык, мәрхәмәтлелек алтыннан кыйммәт
11 декабрьдә район мәдәният йортында, быел уникенче тапкыр, күңел түрендә урын алган, безне игелеккә, мәрхәмәтлелеккә өндәүче, рухыбызга көч бирүче ИГЕЛЕК МАРАФОНЫ үтте. Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 12 декабрь, 2012 98 (9741) санында
-
“Мин – апам кызы!“
Яшәп буламы соң сабырлыктан башка бу фани дөньяларда! Раббыбыз да сабырлыгын сынар өчен җибәрә бит адәм баласына сынауларын да... Кәзкәй авылында дөньяга килә Сәкинә Фазлыева. Әмма язмыш аны кочак җәеп каршы алмый. Берничә көнлек кенә нәни кызчыгын ана дигәнең үз апасы кулларына тапшыра да, Ташкент якларына чыгып югала... Тулы мәгълүмат...
-
Олы йөрәк, Батыр йөрәк.
Ишекне Артур ачты. 2 яшьлек нәни Аделне күтәргән Резеда да көтелмәгән кунаклар белән күрешергә ашыкты. Сул як бүлмәдән Линар үзе дә күренде. "Үзе" дим, чөнки Теләкәй якларына - Вәҗиевләр гаиләсенә юл тотуыбызның да сәбәбе Линар бит инде... Тулы мәгълүмат газетаның Җомга, 7 декабрь, 2012 97 (9740) санында
-
Мәрхәмәт һәм хөрмәт атналыгы
Район инвалидлар ункөнлеге 3 декабрь көнне старт ала. "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 10 сәгатьтә район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашудан башланачак ул. Ул көн - Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне. 4 декабрь - Белем көне. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре узачак. Инвалид балалар белән чаралар үткәрелә ("Яшьлек" мәдәни үзәге). 5...
-
Шәйхетдиновлар гаиләсе
Күжәкә авылында яшәүче Шәйхетдиновлар гаиләсе 30 октябрь көнне узган "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды оештырган III социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Гаиләдә бәхет" проекты белән катнашып, бәйгене үткәрүчеләр тарафыннан "Фиат Дукато" машинасы белән бүләкләнде.
-
Мәрхәмәтле телефон эшкә кереште
-Ал-ло, исәнмесез! Каушап калдым бит әле... - диде, Усы авылыннан Нәкыя апа Барсаева тәүге тапкыр зур санлы, ачык төстәге дисплейлы кәрәзле телефоннан "2" санына басып, районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге белән элемтәгә кергәч. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Рәмилә Закирҗанова телефонны алып, әңгәмәне дәвам итеп ачыклык кертте: - Хәерле...
-
Акча тапшырдылар
ЧӘЧЕР авылы мәчете төзелешенә шул авылда туып-үскән Фәрит һәм Флүн Гомәровлар - 50000 сум, Хәернас Сәлахов - 50000 сум, Хәнәфи Кәримов - 25000 сум, Фәнис Нуретдинов - 15000 сум, Илсур Кәримов - 4000 сум, Лена Зәйдуллина 1700 сум акча тапшырдылар.
-
192 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелде
10 ОКТЯБРЬ көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә чираттагы утырышы узды. Гозере төшеп, гариза белән мөрәҗәгать иткән 18 кешегә (шулар арасында 2 инвалид бала да бар), авыр хәлдә калып, катлаулы операцияләр таләп ителгәнгә күрә, 192 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелде.
-
Азат Нургалиев 10 авылдашы исеменә “Актаныш таңнары“ газетасына язылды
КИРОВ авылында "Яр Чаллы ашлык кабул итү пункты" ААҖ директоры урынбасары Азат Нургалиев 10 авылдашы исеменә "Актаныш таңнары" газетасына язылды.
-
“Мәрхәмәтле телефон“
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан "Мәрхәмәтле телефон" республика хәйрия акциясе старт алачак. Игелек үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе каравында булган, өендә элемтә чарасы булмаган ялгыз өлкәннәргә әлеге чарада кәрәзле телефон бүләк итү күздә тотыла. Акция төрле оешмалар, шәхси кешеләр ярдәме аша башкарылачак. Телефонда бер "төймә" махсус рәвештә көйләнгән, аңа басу...
-
Изгелек кыл да суга сал
Изгелек кыл да суга сал, дигән бик мәгънәле халык мәкале бар. Әлбәттә, бүгенге көн өчен беренче карашка бу сүзләр туры да килеп бетми кебек, чөнки яшәешебез хәзер үзгәрде, кем ничек булдыра ала тырыша, тынгысыз хезмәт куя, тик башкаларга да ярдәм итәргә мөмкинлек таба. Быел районыбызда 293 бала тәүге мәртәбә мәктәп...
-
“Таттелеком“нан бүләк
Шау чәчәккә, балаларның шат авазына, тәүге дәрескә чакырган кыңгырау тавышына күмелеп узган Белем көннәре тарих елъязмасында үз урынын алды. Яңа уку елы һәрвакыт яңалыкларга бай була ул. Берәүләрне җәйге ялларда яңарырга өлгергән мәктәп бинасы, сыйныф бүлмәләре каршы алды, яңа укытучылар, яңа дуслар, хис-кичерешләр...Чуракай авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе исә...
-
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш!“
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе республикада быел 6 нчытапкыр уздырыла. Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү.
-
351116 сумлык офтальмология медицина җиһазы кайтарылды
Актанышта туып үскән күренекле шәхесләребез бихисап. Андыйлар туган якны онытмый, якташларына ярдәм итеп яши. Казанда "Теко"- "Астра" фәнни -техник үзәген җитәкләүче Флорид Рәсүл улы Бәшәров шундый изге күңелле кешеләрнең берсе. Шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсенә Флорид Рәсүл улы ярдәме белән 351116 сумлык офтальмология медицина җиһазы кайтарылды. Белгәнебезчә, быелдан хастаханәдә катаракта...
-
Кешенең матурлыгы аның эш–гамәлендә күренә
Раянова Венера яңа балалар киемнәре белән, Хөрмәтуллин Илшат 6000 сум күләмендә көнкүреш кирәк-яраклары белән һәм акчалата мохтаҗларга ярдәм иттеләр. Иганәчеләргә Игелек үзәге зур рәхмәт белдерә, ныклы сәламәтлек, озын гомер тели. Илләр имин, дөньялар тыныч булып, яшәеш балаларның шат авазларына күмелсен.