Хәйрия
-
88 мең сум акча бүлеп бирелде
Инвалидларны социаль яклау фондының 4нче утырышы уздырылып, кергән 11 гаризаның 10сы уңай хәл ителде, катлаулы операцияләргә 88 мең сум акча бүлеп бирелде.
-
Киңәш кирәк булса, шалтырат
Билгеле булганча, хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләр төрле борчулар кичерә. Кайберләре үзләренең яшьтәшләре, әти-әниләре белән уртак тел таба алмый, кайберләре авыр тормыш ситуацияләрендә калалар. Андый хәлләрдән чыгуның дөрес юлларын табу мөһим. Барлык балалар да эч серләрен, борчуларын дусларына, якын кешеләренә сөйли алмаска мөмкин. Мондый очракларда "Ышаныч телефоны" аша проблемаларыңны хәл...
-
132 мең сум акчалата ярдәм
Яңа Балтач авылы егете, РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФнең Татарстан Республикасындагы баш федераль инспекторы, генерал-майор Марсель Галимәрдәнов туган авыл зиратының коймасын тоту, төзекләндерү, кирәк-ярак алу өчен үзенең хезмәт хакыннан 132 мең сум акчалата ярдәм итте.
-
Мәчет төзергә ярдәм сорыйбыз
Хөрмәтле авылдашлар! Нәсел җебе Такталачык авылына тоташучы мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән авылыбыз үсә, матурая. Яңа йортлар, каралты-куралар төзелә. Халкыбызның дингә тартылуында алга китеш сизелә. Әмма хәзер эшләп килүче мәчет бинабыз иске һәм салкын. Аллаһ ризалыгы өчен яңа мәчет төзергә ниятебез бар. Авылдашларга һәм изге эштә катнашырга теләге булган...
-
Инвалидларны социаль яклау фондының 3 нче утырышы
27 март көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 3 нче утырышы булды. Анда барысы 7 гариза каралып, һәммәсе уңай хәл ителде. Катлаулы операцияләр таләп ителгән 2 кешегә, катлаулы дәвалану алу өчен 5 кешегә фондтан 60 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелде.
-
“Космос” санаториесенә 20 юллама бар
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 25 марттан Алабуга шәһәрендәге "Космос" санаториесенә 20 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләре өстәмә мәгълүматны 3-02-80 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин. Инвалидларны социаль яклау фондының 12 март көнне чираттагы икенче утырышы узды. Анда 15 гариза каралып, һәммәсе дә канәгатьләндерелде. 132 мең...
-
14 гариза каралды
Район инвалидлар оешмасы рәисе Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә, район инвалидларны социаль яклау фондының быел беренче утырышы үтте. Анда 14 гариза каралып, һәркайсы уңай хәл ителде, катлаулы операция ясау өчен 140 мең 600 сум акча бүлеп бирелде. Шулардан күрсәтелгән ярдәмнең өчесе балалар өчен.
-
Алмазга – бүләк
Яңа ел могҗизалар тудырырга сәләтле шул. Тылсымга, әкияткә, Кыш бабайга чын күңелдән ышана белгәннәрнең ишеген шакый ул тылсым дигәннәре. Әнә Яңа елга аяк баскан көннәрнең берсендә Алмаз атлы егетнең дә бусагасыннан узган - ФОРПОСТ оешмасына йөрүче балалар аңа Кыш бабай бүләге тапшырганнар. Алмаз Газетдиновка 17 яшь. - Сөйкемле, ачык йөзле,...
-
“Полиция Кыш бабае“
Балигъ булмаганнарның законлы мәнфәгатьләрен, аларның хокукларын яклау, социаль яктан тотрыксыз, аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау максатында, андый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтү йөзеннән Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге, район социаль яклау үзәге белән берлектә, 18 декабрь - 8 гыйнвар аралыгында "Полиция Кыш бабае" акциясе үткәрде. Акцияне үткәрүдә...
-
Кечкенә ярдәмебез
Сыйныф җитәкчебез Дилара апа Исмакаева инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен әйберләр җыябыз дигәч, барыбыз да сөенеп ризалаштык. Мөмкинлегеннән чыгып, һәркем әйберләр алып килде. Берничә көн эчендә сумкабыз күчтәнәчләр белән шыплап тулды. Дәресләрдән соң сыйныфыбыз башлангыч сыйныфларда укучы инвалид балалар белән кичә үткәрде. Бергәләп уеннар уйнадык, концерт номерлары күрсәттек. Әлеге...
-
Авыру балаларга ярдәм оештырыла
1 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды "Мелочь - не мелочь!" акциясе уздыра. Ярдәм церебраль параличтан интегүче балаларны дәвалауга хәйрия ярдәме күрсәтү ниятеннән үткәрелә. "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды - каты авырудан интегүче балаларга ярдәм өчен акча җыюга юнәлдерелгән оешма. Аның төп максаты - авырулардан интегүче инвалид балаларга төрле...
-
Тормыш упкыныннан биеклеккә күтәрелү
Тормышта игелекле кешеләр ярдәмендә туучы могҗизалар да бар! Марафонда Азатның хыялы "Газстройсервис" оешмасы җитәкчесе Равил Ярмиев, Миләүшәнең район социаль яклау фонды, Айгөлнең Актаныш майсызландырылган коры сөт заводы директоры Фаяз Гыйздәтуллин, Илмирнең Актаныш авылындагы "Эльдорадо" кибете директоры Илнур Хаҗиев, тагын бер спорт сөюче райондаш егетебез Илназ Әхмәдуллинның бозда шуу өчен коньки...
-
Игелек үзәгендә узган бәйге нәтиҗәләре
Игелек марафонында социаль яклау бүлеге, Игелек үзәге хезмәткәрләре оештырган күргәзмә эшләде. Анда "Минем әнием" рәсем конкурсында катнашучыларның иҗат һәм районыбызда яшәүче оста куллы мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең кул эшләре, Пучы картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең оригами ысулы белән эшләнгән хезмәтләре урын алган иде. Күргәзмәне Актаныш авылыннан Розалия Ахунова, Лилия Янгирова, Рәмилә Гарифуллина, Уразай авылыннан...
-
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм
Декада кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның тормышларына битараф булмаучы Меңнәр авылында яшәүче Дәүләтов Фәнил балаларга кирәк-яраклар алу өчен матди ярдәм күрсәтте. "Магнит" кибетеннән Айрат Гыймадиев балаларны күчтәнәч каплар белән сөендерде. Үз игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләргә, балаларга ярдәм кулы сузарга әзер торучы райондашларыбызга Игелек үзәгенең гаиләгә...
-
Үлгәннәрнең каберен белгәннәрнең кадере артыр
Яңа Балтач халкы бердәм булуын, үткәнен онытмыйча, нәсел-нәсәбен барлап торуын төрле чараларда дәлилләп тора. Быелгы көздә алар авыл зиратының коймасын ныгытырга керештеләр. Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 12 декабрь, 2012 98 (9741) санында