Хәйрия
-
Фондтан 90 мең сум акча
13 июль көнне инвалидларны социаль яклау фондының быел бишенче утырышы үтеп, аңа Светлана Әхмәтова җитәкчелек итте. Матдиләтә ярдәм сорап кергән тугыз гаризаның һәркайсы уңай хәл ителде. Катлаулы операцияләр өчен барысы 90 мең сум акча фондтан бүлеп бирелде.
-
Социаль ярдәм
Ярты елда 16,5 мең кешегә 40 миллион 3 мең сум күләмендә социаль түләүләр бирелгән. 2800 кешегә Россия бюджетыннан 6 миллион 228 мең сум, 13500 кешегә республика бюджетыннан 28 миллион 927 мең сум. Социаль иминиятләштерү фондыннан 190 кешегә 4 миллион 452 мең сум күләмендә социаль ярдәм күрсәтелгән. 395 мең сум почта...
-
Социаль яклауга мохтаҗ гаиләләр
Социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар 31 июльдән "Вита" санаториенда, 13 августтан "Берсут" сәламәтләндерү лагеренда ял итә ала. Юллама алу өчен Игелек үзәгенең 6нчы бүлмәсенә килү сорала, белешмә өчен телефон: 3-02-80.
-
Гаиләләр саны арта
Районда ятим һәм караучысыз калган балаларны тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр саны арта. Бүгенге көндә бер гаиләдә тәрбиягә алынган балалар саны 8гә җитте. Шушы көннәрдә 1 гаилә уллыкка бала алды. 1 гаилә уллыкка һәм кызлыкка бала алу өчен гариза тапшырды.
-
Крымск халкына гуманитар ярдәм
6 июль кичендә Краснодар өлкәсендә көчле яңгырлар ява. Нәтиҗәдә 7 июльгә каршы төндә Крымск шәһәренә 3 метр чамасы биеклектәге су ташкыны бәреп керә. 15 минут эчендә шәһәрнең өчтән бере су астында кала. Үлүчеләрне, хәбәрсез югалучыларны эзләү дәвам итә. Биш меңләп йорт яраксыз хәлгә килгән. Су басудан зыян күргән Крымск шәһәре...
-
Гаилә ишәя
Шәйхетдиновлар тагын ике ятимә кыз бала алып кайттылар. Яр Чаллыдан. Барысы җидәү булдылар. Сигезенчесенә документлар әзерлиләр. Хәниф белән Фәнзилә тагын тәрбиягә балалар алып кайткан икән, диделәр. Башта икеләнебрәк уйланып тордым. Дөресрәге, ышаныбрак та җитмәгән идем. Туктале, мин әйтәм, кеше белмичә сөйләнмәс, кереп күреп чыгыйм әле үзләрен, дидем. Түзмәдем. Күршедә генә...
-
“Игелек марафоны“
Кешене кылган гамәлләре матур күрсәтә. Авыр тормыш ситуациясендә калган райондашларыбызга карата ихлас ярдәм дә безнең җаныбызга тынычлык бирә, яңа эшләргә илһамландыра. Шушы көннәрдә генә Актаныш авылында яшәүче Мәрьямә Шәязданова "Игелек марафоны" фондына 10 пар оекбаш бәйләп китергән. "Айяр" оешмасы җитәкчесе Фәнис Габдуллин инвалидлар катнашында үткәрелгән төрле чараларда- смотр концертлары, теннис,...
-
Фондтан 90 мең 240 сум акча
21 май көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә дүртенче утырышы уздырылып, анда 12 гариза каралды, 11е уңай хәл ителде. Катлаулы операцияләр ясату өчен фондтан 90 мең 240 сум акча бирелде.
-
Зират коймасы яңартылды
Түбән Гәрәй авылында халыктан җыйналган 60 мең сумга 120 метр озынлыкта профнастил алынып, җирле үзидарә материалы - 100 метр штакетник белән зират коймасы яңартылды. Укучы егетләр дә өмәдә актив катнашты. Хатын-кызлар койманы матур итеп буяп куйдылар.
-
Катлаулы операцияләр өчен 130 мең сум акча
Инвалидларны социаль яклау фондының 25 апрельдә Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә чираттагы III утырышы уздырылды. Анда барысы 12 гариза каралып, һәммәсе канәгатьләндерелде. Катлаулы операцияләр өчен фондтан 130 мең сум күләмендә акча бирелде.
-
Иске Җияш авылы мәчете төзелеше өчен
Актаныш авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәндәрия Фәттахова Иске Җияш авылы мәчете төзелеше өчен 1000 сум акча тапшырды.
-
Өстәмә социаль хезмәт
Игелек үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе 370 өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга дәүләт стандартлары нигезендә гарантияләнгән һәм өстәмә социаль хезмәт күрсәтә.
-
Иске Җияш авылында мәчет төзелә
Иске Җияш авылында мәчет төзелә башлау уңаеннан мөхәррияткә тагын бер игелекле гамәл турында хәбәр килеп иреште: Минзәләдә яшәүче якташыбыз, актив хәбәрче Альбина һәм аның тормыш иптәше Хәлил Гайсиннар гаиләсе, изге теләкләре һәм искеҗияшлеләргә кайнар сәламнәре белән бергә, иман йорты төзелеше өчен 2000 сум акча китергән.
-
Яңа китаплар
Район үзәк китапханәсенә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 500 мең сумлык китаплар кайтты.
-
Өлкәннәргә түләүле социаль хезмәтләр
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре 370 өлкән кешегә һәм инвалидларга хезмәт күрсәтә. Бу тармакта барлыгы 70 социаль хезмәткәр эшли. Әлеге хезмәт өлкән яшьтәгеләр өчен иң кулае санала, чөнки кеше гомере буе шул нигездә яшәгән, балалар үстергән. Картаеп, кулыннан эш китсә дә, ул үз...